Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Район юлларында «Каршы як полоса» чаралары үткәрелә

Татарстанда юллардагы каршы як полосага чыгу сәбәпле 63 кеше һәлак булган.

ЮХКен бозуны профилактикалау атналыгын игълан иткән.

«Әлеге чара статистика буенча ЮТҺләрдә һәлак булган һәр өченче кешенең үлеме - каршы як полосага чыгу белән бәйле», - ди Яңа Чишмә ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция капитаны Евгений Михайлов.

2022 елның 7 аенда Татарстан Республикасында ЮХКен бозып, каршы як полосага чыгу аркасында 195 ЮТҺ очрагы теркәлгән, аларда 63 кешенең гомере өзелгән һәм 317 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.

18-24 августта каршы як полосага чыгу белән бәйле адм.хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатыннан «Каршы як полоса» профилактик чарасы үткәрелә.

РФның ЮХКләре нигезендә, узып китү маневрын башлаганчы, машина йөртүче үзе чыгарга җыенган каршы як полосаның әлеге маневрны булдыру өчен җитәрлек дәрәҗәдә иркен булуына һәм маневр барышында хәрәкәттә катнашучылар өчен куркыныч тудырмаячагына инанырга тиеш. Шул ук вакытта «Узып китү тыела» дигән юл билгесе зонасында, асфальтта тоташ юл билгесе (сплошная линия разметки) төшерелгән очракта, күтәрелеш ахырында, куркыныч борылышларда һәм күрүчәнлек чикләнгән башка участокларда -  машиналарны узып китү тыела.

Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүче биш мең сум күләмендә адм.штраф түләүгә тартыла яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алып алты айга кадәр мәхрүм ителә, кагыйдә бозу кабатланган очракта, бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Моннан тыш, адм.җәзага тартылган һәм

әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затка өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында онытмаска, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда игътибарлы булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев