Район үзәгендә канлы вакыйга
4 июнь көнне иртән ире хатынын һәм ике улын суеп үтергән.
Яңа Чишмә авылында Совет урамындагы бер йорттан кергән шалтыратудан соң килгән полициянең оператив төркеме 36 яшьлек Елена Арсеньева һәм аның 3 яшьлек һәм 2 айлык улы - Алексей белән Михаилның үле гәүдәләренә (пычак белән яралаган) тап була.
5 кешедән торган гаилә (ир белән хатын, аларның ике улы һәм Еленаның беренче никахтан туган 10 яшьлек кызы) агач өйдә көн күрә. Еленаның өлкән улы Казанда әбисе белән яши. Соңгы айларда үтерүдә шикле әлеге ир-ат гаиләсе белән яшәмәгән. 4 июнь көнне иртән ул гаиләсе яшәгән йортка килеп, әлеге хәлне китереп чыгара, ә кыз күршеләргә качып котыла, ә алар исә полициягә хәбәр итәләр.
Әлеге гамәлен кылгач, ир-ат качарга маташкан, әмма хезмәт эте «кайнар» эз буенча оперативникларны өеннән ерак түгел Шушма елгасы буендагы әрәмәлектә качып яткан үтерүче янына алып килгән, нәкъ менә шунда ул полиция капитаны Ильяс Нуртдинов тарафыннан тоткарланган.
1960 елгы шикле дип саналган Николай Арсеньев психоневрологик диспансерда исәптә торган, тоткарлаганда кан тамырларын кисәргә маташкан. Ул инде алда да кеше үтергән өчен берничә тапкыр хөкем ителгән булган.
Хәзергесе вакытта тикшерү эше бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев