Районда ике яңа медпункт төзеләчәк
Екатерина Бистәсендә һәм Красный Октябрь поселогында фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) төзелә башлады.
Екатерина Бистәсендә бинаны монтажлау тәмамланган инде, коммуникацион челтәрләр кертү эшләре бара.
Красный Октябрьдә ФАП өчен фундамент әзерләнгән, инженер челтәрләрен кертү эшләре бара.
Медпунктлар республика программасы буенча төзеләчәк, финанслау һәр ФАП өчен 4шәр млн. сум чамасы тәшкил итәчәк.
Төзү эшләре тәмамланганнан соң территорияне төзекләндерәчәкләр, бу максатларга 1 млн.сумга якын акча бүлеп бирү каралган. Подрядчы булып ИП Мио Манукян билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев