Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Районда “сәмумлылар” кунак булды

Яңа ел ал­дын­нан Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да шеф­лык­ка алын­ган "Сә­мум" ко­раб­ле эки­па­жы әгъ­за­ла­ры ку­нак бу­лып кит­те­ләр. Алар без­гә хәр­би диң­гез суд­но­сы­на мат­рос­лар са­фын ту­лы­лан­ды­ру мак­са­ты бе­лән кил­гән­нәр. Алар­ны ра­йон­да бик җы­лы кар­шы­ла­ды­лар, оеш­ты­ру эш­лә­рен ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры, ха­тын-кыз­лар со­ве­ты рә­и­се На­и­лә За­ки­ро­ва үз өс­те­нә ал­ды. Оль­га ИВА­НО­ВА

Өл­кән офи­цер­лар­ның бер­се - Ан­зар Та­бу­хов­ның без­нең ра­йон­да бул­га­ны бар, ә ме­нә "Сә­мум" док­то­ры Алек­сандр Дро­бы­шев бе­лән ке­че офи­цер Алек­сей Кри­во­ко­сен­ко Та­тарс­тан­да бе­рен­че мәр­тә­бә. Алар Яңа Чиш­мә буй­лап сә­я­хәт кыл­ды­лар, сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, без­нең "ты­ныч һәм ма­тур поч­мак" бик оша­ган. Алар Яңа Чиш­мә ур­та мәк­тә­бен­дә (Сә­мум­га кадр­лар хә­зер­ләү­че бе­лем уча­гы дип тә атар­га ярый­дыр), мәк­тәп­нең ко­рабль му­зе­ен­да бул­ды­лар. Ан­нан соң ку­нак­лар­ны оза­тып йө­рү­че баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк алар­ны "О­лимп" УСЗ-на ча­кыр­ды, ку­нак­лар­ны за­ман­ча спорт за­лы, аның зур­лы­гы, җи­һаз­ла­ны­шы шак­кат­тыр­ды. Ку­нак­лар­ны Крас­ный Ок­тябрь по­се­ло­гын­да әле күп­тән тү­гел ге­нә ко­рабль­дән кайт­кан сол­дат­ның әни­се, ку­нак­чыл ху­җа­би­кә, авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Свет­ла­на Еро­хи­на җи­тәк­че­ле­ген­дә хез­мәт итеп кайт­кан һәм хә­зер хез­мәт итү­че егет­ләр­нең әти-әни­лә­ре бе­лән кө­тел­мә­гән оч­ра­шу көт­те. Офи­цер­лар алар­ның кай­бер­лә­ре бе­лән Се­вас­то­поль­гә җәй­ге сә­фәр ва­кы­тын­да та­ныш­кан бул­са­лар, яңа хез­мәт­кә алы­ну­чы­лар­ның әти-әни­лә­рен бе­рен­че мәр­тә­бә күр­де­ләр. Әти­ләр һәм әни­ләр алар­га бай­так со­рау яу­дыр­ды: ба­ла­ла­ры ни­чек хез­мәт итә, шел­тә­лә­ре юк­мы, кы­ен­лык­лар бар­мы, сә­ла­мәт­лек­лә­ре ни­чек - сүз дә юк, әти-әни­ләр ба­ла­ла­ры өчен нык бор­чы­ла, кай­бер­лә­ре әле по­сыл­ка да тап­шыр­ды. Алар ку­нак­лар авы­зын­нан тә­га­ен җа­вап­лар ишет­те­ләр, ә док­тор, ул­ла­ры­гыз сә­ла­мәт, нык егет­ләр, ба­ры ОРЗ бе­лән (си­рәк ке­нә) ге­нә авыр­га­лый­лар, дип җа­вап бир­де. Тиз­дән яңа ел җи­тә, шун­лык­тан оч­ра­шу да ипи­ле-тоз­лы өс­тәл янын­да, җе­мел­дә­гән ут­лы чыр­шы ти­рә­сен­дә, ра­йон ар­тист­ла­ры чы­гы­шы бе­лән үре­леп бар­ды. Ике як­тан да җы­лы кот­лау­лар ише­тел­де. Оч­ра­шу­га төр­ле ел­лар­да "Сә­мум­да" хез­мәт ит­кән егет­ләр дә кил­гән иде. Алар үз­лә­ре­нең элек­ке­ге ко­ман­дир­ла­рын кү­рү­гә нык сө­ен­де­ләр, сөй­лә­шер сүз­лә­ре күп бул­ды. Офи­цер­лар әй­бәт егет­ләр үс­тер­гән өчен әти-әни­ләр­гә рәх­мәт бел­дер­де­ләр, алар Яңа Чиш­мә җи­ре­нең ко­рабль­гә һәм Ва­тан­га әй­бәт сол­дат­лар би­рү­ен­нән ка­нә­гать ка­лу­ла­рын бел­дер­де­ләр, ике як­лы нә­ти­җә­ле хез­мәт­тәш­лек ал­да да дә­вам итәр ди­гән өмет­тә кал­ды­лар.

Ку­нак­лар җы­лы оч­ра­шу­дан ка­нә­гать ка­лып, ра­йон ха­ки­ми­я­те­нә, АҖ баш­лы­гы Свет­ла­на Еро­хи­на­га, ар­тист­лар­га, ата-ана­лар­га рәх­мәт бел­дер­де­ләр. Сау­бул­ла­шыр ал­дын­нан бер­гә­ләп ра­йон чыр­шы­сы янын­да фо­то­га төш­те­ләр. 30 де­кабрь­дә яңа­чиш­мә­ле­ләр­не та­гын бер хә­бәр кө­тә. Сә­гать 12дә Ва­лен­ти­на Се­ме­няк ка­би­не­тын­да ко­рабль ка­пи­та­ны Дмит­рий Дыс­кин "Skape" ре­жи­мын­да алар өчен "Сә­мум"­нан Яңа ел хөр­мә­те­нә сә­лам­нәр һәм их­лас те­ләк­ләр, кот­лау­лар тап­шы­ра­чак.

Китәр алдыннан кунаклар район башлыгы В. Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов белән очраштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев