Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Районда социаль пенсияләрнең артуы 400гә якын яңачишмәлегә кагыла

ТР буенча РПФ бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 апреленнән дәүләт (социаль) пенсияләре 6,1% ка индексацияләнгән. Арту Яңа Чишмә районында яшәүче 391 кешегә кагылачак.

Социаль пенсияләрне индексацияләү белән бер үк вакытта хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, радиациядән зыян күрүчеләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре дә артачак.
Инвалид балаларның һәм балачактан беренче төркем инвалидларның пенсияләре артканнан соң 13454 сум 64 тиен тәшкил итәчәк.
Индексацияләү нәтиҗәсендә 1 төркем инвалидларның социаль пенсия күләме 11212,36 сум тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэмин итүе буенча пенсияләр елга бер тапкыр пенсионерның яшәү минимумын арттыру дәрәҗәсенә күтәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X