Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Районда яшәүчеләр өчен тагын бер мөһим объект – «Факел»балалар сәламәтләндерү учреждениесендә капиталь ремонт тәмамланды

Республика программасы буенча быел бу максатларга 12 млн. 500 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Шәүкәт Сабировның төзүчеләр бригадасы, һава торышының үзгәрүенә карамастан (әле көчле җил, әле яңгырлар), җәйге вакытта ял итүче мәктәп укучылары яшәячәк торак комплекс түбәсен алыштырды. Бинаның диварларын җылыттылар һәм металл сайдинг белән тышладылар, тәрәзәләрне алыштырдылар, эчке диварларны «вагонка» белән тышладылар, түшәмнәрне җылыттылар, электр үткәргечләрне алыштырдылар, янгынга каршы сигнализация системасы урнаштырдылар. Яңа керү төркемнәре төзелде, хәзер алар матур һәм яуган яңгыр да эләкми. Быел кер юу урыны, шулай ук тротуар плиткасы белән лагерь территориясенә төп керү юлыннан торак комплекска кадәр юл салынган.  
Төзүчеләрнең эше дә канәгатьсезлек тудырмый: эшләр сыйфатлы һәм оптималь срокларда башкарылган.
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Нәзирә Кашапова лагерьда барлык куркынычсызлык системалары тоташтырылган, барлык бу эшләр лагерьда балаларның имин яшәүләрен яхшырту максатыннан башкарылган, дип билгеләп үтте. Безнең өчен иң мөһиме-аларның сәламәтлеге. Ә моның өчен беркайда да су үтмәү һәм җил үтәли йөрмәү кирәк. Җәяүлеләр юлы да куркынычсызлык максатларында эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев