Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Райондашыбызга машина бүләк иткәннәр

Казанда эштә имгәнеп сәламәтлегенә зыян килгәннән соң инвалидлык алучыларга машиналар тапшырганнар

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге алдыннан республикабызда яшәүче дүрт кешегә җиңел автомобильләр тапшырылган. Алар арасында Красный Октябрь посёлогында яшәүче Айрат Арсланов та булган.

Татарстанның Социаль иминият фонды тарафыннан бушлай машиналарны республикада инде 20 елга якын тапшыралар.

Программаны тормышка ашыра башлаганнан соң, ягъни 2001 елдан бирле, 900 гә якын автомобиль тапшырылган. Агымдагы елда кул белән идарә итә торган 36 «Лада-Гранта» автомобиле тапшырылачак. Шулай ук машиналарга ягулык майлау материаллары һәм капиталь ремонт өчен өлешчә түләү дә кушыла.

...Без Айрат белән Яңа Чишмәдә ул үзенә бирелгән машинаны рәсмиләштерергә килгәндә очрашып, сөйләшеп алдык.

- Мин Красный Октябрьдә туып үстем, 11 яшемнән әтием Рәшиттә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, ә укыганнан соң «Кулон» агрофирмасында «Бюллер» һәм «Нью-Холланд» тракторларында мөстәкыйль эшли башладым, - дип сөйләде ул. –Аннары «СМП-Нефтегаз» ААҖдә скрепер машинисты булып урнаштым, урып - җыю чорында Калейкино ярдәмче хуҗалыгында «Акрос» комбайны руле артына утырдым.

 Ул бәлале көндә, ягъни 2019 елның 25 сентябрендә, урып-җыю тәмамланганнан соң, Айрат комбайнны кышкы саклауга әзерли башлаган. Узелларны, агрегатларны өрдереп чистарткан. Бункерны чистарткан вакытта кинәт бушату шнегы эшләп китә һәм уң аягын эләктереп ала . Ярдәм сорап кычкырганны ишеткән комбайнчылар двигательне сүндереп, Айратны хастаханәгә озаталар.

Тик аягын саклап калу мөмкин булмый, тездән югарырак кисәргә туры килә. Ә аннары - тернәкләндерү, култык таяклары, протезлар, коляскалар һәм ... автомобиль.

-Мин Татарстан хөкүмәтенә, Социаль иминият фондына һәм «СМП-Нефтегаз» ААҖнә бик рәхмәтлемен, - ди Айрат. - Җәрәхәттән соң бер ел дәвамында хастаханәдә булдым, миңа култык таяклары да, коляска да, протезлар да, ә хәзер автомобиль дә бушлай бирелде. Мин эшләгән предприятие бөтен яктан да ярдәм итә – матди яктан да, транспорт кирәк булганда да, бәйрәмнәрдә дә бүләксез калдырмый. Миндә инвалидлыкның икенче  төркеме һәм яңа елдан мин «СМП-Нефтегаз» ААҖдә эшләячәкмен – миңа туры килгән вазыйфаны барлаганнар инде.

Арслановлар гаиләсенә автомобиль зур терәк булачак, чөнки гаилә кечкенә түгел. Хатыны Юлия белән (ул мәктәптә идән юучы булып эшли) биш бала үстерәләр. Олы улына - 15, кечкенәсенә 6 яшь. Алар күп фатирлы йортта яшиләр, бер баш терлек тә асрыйлар –  симертү өчен үгез үстерәләр.

-Буласы булган инде - ди Айрат. -Кешене нәрсә көткәнен алдан белеп булмый. Әмма мин төшенкелеккә бирелмим, һәрьяктан ярдәм тоям һәм киләчәктә барысы да яхшы булыр дип өметләнәм. Һәм без дә ышанабыз.

Айрат Арсланов яңа машина янында. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X