Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Районның үсеш динамикасы уңай

2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бишенче ел рәттән Россия Федерациясе буенча региональ башкарма власть органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны алды. Шулай итеп, Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмый, ә барлык социаль-икътисадый юнәлешләр буенча алгарышлы үсеш күрсәтә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның стратегиясе республиканың тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итә. Соңгы биш...

2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бишенче ел рәттән Россия Федерациясе буенча региональ башкарма власть органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны алды. Шулай итеп, Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмый, ә барлык социаль-икътисадый юнәлешләр буенча алгарышлы үсеш күрсәтә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның стратегиясе республиканың тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итә. Соңгы биш ел эчендә Татарстан мөһим социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча лидерлык позициясен ныгытты, монда эре инновацион проектлар үсеш ала.
2014 ел һәм агымдагы елның 1 квартал нәтиҗәләре буенча социаль-икътисадый үсеш буенча республика рейтингында безнең Яңа Чишмә районы 45 муниципаль район арасында 7 урынны били. Бу начар күрсәткеч түгел.
Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов белән әңгәмәбез районыбызның инде менә биш ел дәвамында беренче унлыкта булуы турында барачак.
-Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәсе безнең республикада 16 күрсәткеч буенча бәяләнә һәм шуларның күпчелеге буенча безнең район алдынгы позицияләрне били.
-Шулар арасыннан төп күрсәткечләрне әйтеп үтегез әле һәм алар ничек үтәлә?
-Җәмәгать инфраструктурасы объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонт программалары буенча районда байтак эшләр эшләнде. Соңгы өч елда өч клуб (агымдагы елда дүртенчесе Яңа Иванаевода төзелә), 4 фельдшер-акушерлык пункты төзелде, өч мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Агымдагы елда Черемухово Бистәсендә яңа мәктәп һәм район үзәгендә яңа балалар бакчасы сафка басачак.
-Районда юллар һәм суүткәргеч челтәрләр торышы яхшыра.
-Бик дөрес. Ел саен суүткәргеч челтәрләрне ремонтлауга һәм төзүгә республика бюджетыннан унар миллион сум акча бүлеп бирелә. Торак пунктларда юллар төзүгә 2013-2014 елларда 80 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, ә быел120 млн сумга якын акча үзләштереләчәк.
-Социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре арасында торакны файдалануга тапшыру да бар, ул ничек үтәлә?
-Бу көннәрдә дистәләгән гаилә яңа поселокта йортлар төзи, анда барлык коммуникацияләр дә үткәрелгән - газ, су, электр, канализация һәм асфальт юл төзелгән. Агымдагы елда байтак кына өй туйлары булыр дип уйлыйм (бу поселокта йортлар төзү өчен 100 дән артык участок бүлеп бирелгән), авария хәлендәге йорттан 8 гаилә төзекләндерелгән йортларда өй туйлары үткәрделәр инде.
Әңгәмә ахырында Ринат Фәсахов авыл хуҗалыгы производствосы үсешендә дә (2014 елда аның барлык тармаклары буенча акчалата выручка 763 млн. сум тәшкил иткән, бу 2013 елга карата 117%), шулай ук башка проектларга җәлеп ителгән инвестицияләрдә дә уңай яклар күзәтелүен билгеләп үтте - район үзәгендә сәнәгать мәйданчыгында, полимерлар эшкәртү һәм пленкалы продукция әзерләү буенча ике резидент эшли инде.
Кыскасы, республика җитәкчелеге ярдәмендә район үсә, ямьләнә һәм анда яшәүче халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыра бара.
Әңгәмәне Азат МУСИН алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев