Шундый матур урында бәйрәмне билгеләп үтү бер рәхәтлек бирә, биредә бөтен шартлар да бар. Шуңадыр үзәк фонтан һәм татарстан әләме төсендәге шарлар белән бизәлгән "Яшь өйләнешүчеләр аркасы" янына җыелган яңачишмәлеләр байтак иде. Бәйрәм скверга керү юлыннан ук башланды: Яңа Чишмә гимназиясе һәм башлангыч мәктәп хезмәткәрләре палаткаларда һәркемне бушлай коймак, чәй, тәм- томнар белән сыйладылар.
Янәшәдә генә балалар өчен үзенчәлекле уенчыклар,татлы мамык сатылды, өреп тутырылган аттракционнар эшләде. Ачык кафеларда шашлыктан, камыр ризыкларыннан авыз итәргә, тирда атып карарга мөмкин булды. Яңа фонтаннар да бик матур эшләделәр.
Бәйрәм чарасы РМЙ артистлары башкаруында Ватан турындагы җырлар һәм Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең биюләре белән башланып китте. Бәйрәмнең рәсми өлешендә ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская яңачишмәлеләрне Республика көне белән котлап, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан халкына бәйрәм котлавын ирештерде.
Яңачишмәлеләрне район башлыгы Вячеслав Козлов та котлады. Ул, Татарстан 26 нчы мәртәбә үз бәйрәмен билгеләп үтә, шушы вакыт эчендә республикада ниләр эшләнүе Яңа Чишмә үрнәгендә дә күренә: биредә бик шәп парк, бассейн, спорт комплексы һ.б. пәйда булды.
Район үз халкының намуслы хезмәте һәм шәхсән өлеше аркасында үсә һәм чәчәк ата, дип билгеләп үтте. Шулар арасыннан "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-нең Әдәмсә бүлекчәсе идарәчесе Әдһәм Сибгатуллинга һәм Яңа Чишмә гимназиясе укытучысы Елена Романовага бәйрәмдә Вячеслав Козлов район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Мәртәбәле кунаклар арасында гаилә парлары - озак еллар бергә яшәгән юбилярлар да бар иде. Болар Яңа Чишмәдән Хафиз һәм Тәҗидә Гиниятуллиннар, Александр һәм Прасковья Селиверстовлар, Архангел Бистәсеннән Анатолий һәм Лилия Сердюклар гаиләсе. Күпләр матур гаилә кору өстенә, кече ватаныбыз хакына фидакарь хезмәт куйган кешеләр.
Ниһаять, авылның, районның, республиканың, илнең иң кечкенә гражданнарын хөрмәтләү өчен сәхнәгә чакырдылар. Болар күптән түгел Әхсәновлар, Нуртдиновлар, Петровлар, Филатовлар, Шишкиннар гаиләләрендә туган сабыйлар. Әниләре белән бергә бу сабыйларга Сәрия Сабурская һәм Вячеслав Козлов тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырдылар.
14 яшьлек ун яңачишмәлегә дә бәхет елмайды, шушы әһәмиятле көндә сәхнәдә район җитәкчесе кулыннан алар үзләренең беренче документларын - РФ гражданины паспортын алдылар.
Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов предприятие һәм оешмалар территорияләрен чәчәкләр белән иң матур бизәүчеләргә дипломнар һәм акча сертификатлары тапшырды. Беренче урын өчен бүләкне Яңа Чишмә РҮХ алды, "Ак Барс банк" бүлекчәсе - икенче һәм ҮКС - өченче урында. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова "Милли кухня көннәре" конкурсы җиңүчесен, шушы конкурста ел саен актив катнашучы Эльмира Идиятуллинаны бүләкләде.
Артистлар Илназ Шәйхетдинов,Любовь Коновалова, Илсөяр Дәүләтшина,Ләйсән Шәйхетдинова, яшь йолдыз Каринэ Мазманян һәм "Шешминка" бию ансамбле биючеләре кич буе бәйрәмне үзләренең концерт номерлары белән бизәп тордылар.
Аннан соң сәхнәне кунакларга - Мәскәү һәм Казан артистларына бирделәр, алар халык күңелен күтәрделәр, буяулар фестивале оештырдылар. Керү юлында буяулы пакет сатып алган һәр кеше аны башка кешеләр белән берьюлы очырырга тиеш иде - бөтен төсләре булган салават күпере кебек үзенчәлекле фейерверк пәйда булды. Аннан соң Казан диджее белән дискотека , ә кичке сәгать 9да (21.00) зур бәйрәм салюты булды.
Бәйрәм бик матур, истә калырлык булды, барысы да канәгать калды.
Нет комментариев