Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Республика конкурсында җиңүчеләр арасында яңачишмәлеләр дә бар

ТР муниципаль берәмлекләр Советы «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча журналист эшләре республика конкурсларына йомгак ясаган.

«Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек» номинациясендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова җиңүче булган.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү» номинациясендә җиңүчеләр арасында Шахмай авыл җирлеге башлыгы Ильяс Гаризов та бар.

«Район массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикацияләр» номинациясендә җиңүчеләр арасында «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясенең бүлек мөхәррире Лариса Федорова да бар.

20 апрельдә Казанда барлык җиңүчеләрне бүләкләделәр, аларга Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев