Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Яңа Чишмә районының уку алдынгыларына планшетлар тапшырды

    Морозов район активы белән очрашты һәм уку алдынгыларына планшетлар бүләк итте

    2 декабрьдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Яңа Чишмә районы авыл җирлекләре башлыклары һәм район активы белән очрашу үткәрде, Дәүләт Думасы эше турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде һәм бүләкләр тапшырды.

    Очрашу башланыр алдыннан Олег Морозов һәм район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәгендәге «Ландыш» балалар бакчасында булдылар. РФ Дәүләт Думасы депутаты капиталь ремонтны яхшы башкаруларын, балалар бакчасы коллективы тарафыннан матур итеп эшләнгән эчке интерьерны һәм юл хәрәкәте иминлеге мәйданчыгының шәп булуын билгеләп үтте.

    Район активы белән очрашуда Олег Морозов сайлауларда үзен яклап тавыш биргән өчен рәхмәт белдерде, ил парламентында башкарган эшләре турында сөйләде.

    Депутат РФ парламентара төркем рәистәше урынбасары булып тора, сәяси закон проектларына һәм сәяси мәсьәләләргә күп вакыт бирә.

    - Соңгы вакытта шушы көннәрдә кабул ителгән Россия Дәүләт Советы турындагы закон өстендә эшләдек, - диде Олег Морозов. - Ил бюджетын кабул иткәндә сораулар байтак иде, чөнки пандемия аркасында ул авыр һәм катлаулы булды. Әмма сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль юнәлештәге башка тармакларга дигән чыгымнар шул ук дәрәҗәдә сакланды, хәтта агымдагы ел белән чагыштырганда берникадәр артты да әле.

    Депутат шулай ук коронавирус пандемиясенә кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды, вирус таралуны бары тик санитар кагыйдәләрне үтәп һәм массакүләм вакцинация белән генә туктатырга мөмкин, диде (сүз уңаенда, ул үзе дә прививка ясаткан).

    Чыгышының ахырында Олег Морозов сорауларга җавап бирде, район халкына иминлек һәм сәламәтлек теләде, шәхсән үз исеменнән уку алдынгыларына һәм олимпиада призерларына планшетлар тапшырды. Бүләкләрне Фирүзә Ибраһимова (Чаллы Башы), Шамил Кадыйров (Зирекле), Владимир Ларионов (Яңа Чишмә урта мәктәбе), Павел Сметанов (Әдәмсә) һәм Ярослав Цвилев (Черемухово Бистәсе) алды.

    Аннары Олег Морозов һәм Вячеслав Козлов «Бердәм Россия»нең яңа әгъзаларына: Чуаш Чабаксарыннан Альбина Гусляровага, Рус Чабаксарыннан Надежда Есина һәм Екатерина Бистәсеннән Ольга Смурыгиналарга партия билетлары тапшырдылар.

    Шулай ук, «Экология – балалар карашы» милли проектында катнашучы балаларны бүләкләү тантанасы да булды. Вячеслав Козлов түбәндәгеләргә: Айдар Мохетдинов (Зирекле), Азалия Нургатина (Яңа Чишмә гимназиясе), Наталья Полякова (Петропавел Бистәсе), Анастасия Глушкова һәм Елена Зубатова ( Волчья Бистәсе)  Виктория Михайлова (Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе), Раяз Ризванов (Шахмай), Вероника Саранова (Петропавел Бистәсе)  Семён Сувоворов (Яңа Чишмә урта мәктәбе), Мәдинә Сөләйманова (Зирекле) һәм Булат Фәтхетдиновларга (Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе) «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.

    Очрашу азагында Олег Морозов  Дәүләт Думасы депутатларына ничек мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм нигездә, аның үзенә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, дигән сорауларга җаваплар бирде.

    -Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында закон бар һәм мин аларның берсен дә игътибарсыз калдырмыйм. Һәр сайлаучы РФ Дәүләт Думасы депутаты О.В. Морозовка Мәскәү шәһәре, Аучылык рәте (Охотный ряд), 1 нче йорт адресы буенча хат язып мөрәҗәгать итә ала, хатыгыз, һичшиксез, килеп җитәчәк. Электрон почтага да хат җибәрергә була faridbilalov@yandex.ru - бу минем ярдәмчеләр. Без барлык мөрәҗәгатьләргә дә җавап бирәбез, ә алар аз түгел. Сораулар, нигездә, социаль һәм гражданнарның хокукларын бозу темаларына кагыла. Аларны һәрвакытта да  хәл итеп булмый, әлбәттә, тик мин барысына да җавап бирәчәкмен, гарантиялим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: