Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рәхәтләнеп күңел ачтылар

    26 июнь көнне Яңа Чишмә яшьләре үз бәйрәмнәрен - Яшьләр көнен бик кызыклы итеп үткәрделәр. Бәйрәмнең дәртләндерерлек итеп үтүендә район Мәдәният йорты һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчелеге тарафыннан чакырып китерелгән Түбән Кама артистлары өлеше дә аз түгел. Концерт номерлары төрледән-төрле иде. Программаны скрипка, виолончель һәм клавишлы инструментларда...

    26 июнь көнне Яңа Чишмә яшьләре үз бәйрәмнәрен - Яшьләр көнен бик кызыклы итеп үткәрделәр.

    Бәйрәмнең дәртләндерерлек итеп үтүендә район Мәдәният йорты һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчелеге тарафыннан чакырып китерелгән Түбән Кама артистлары өлеше дә аз түгел. Концерт номерлары төрледән-төрле иде. Программаны скрипка, виолончель һәм клавишлы инструментларда уйнаучылар триосы классик музыканың популяр әсәрләреннән торган попурри белән ачып җибәрделәр. Аннан игътибар үзәгендә яңачишмәлеләргә таныш булган "Плюс-минус" ансамбле булды, аның составына кергән ир-егетләр татар телендә яшьләр арасында иң популяр җырларны башкардылар, ә солистка Анастасия Тина Тернер, Полина Гагарина, Настя һәм Потап Каменский, популяр җырчы IOWA һ.б. репертуарларындагы җырларны башкарды. Артистларның барысы да тамашачыларны җанландыра белүче, профессионаллар иде. Энергиясе ташып торган конферансье музыкаль конкурслар белән халыкның күңелен күтәрде. Мисал өчен, яшьләр музыкасы (битбокс һ.б.) юнәлешләреннән өзек кабатларга, биюдәге "дәрт"не күрсәтергә тәкъдим ителде. Беркемне дә үгетләргә туры килмәде, барысы да бик теләп ризалашты. Яшьләр рәхәтләнеп биеде. "Асториядә" чыгарылыш балын билгеләп үтүче район үзәге чыгарылыш сыйныф укучылары конкурсларны карарга һәм үзләре дә катнашырга дип килделәр, шул ул вакытта үзләренең вокал сәләтләре белән таң калдырдылар (гимназия һәм урта мәктәп укучылары).
    Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева җыелган яшьләрне бәйрәм белән котлады, аларга бетмәс-төкәнмәс оптимизм, бәхет, исәнлек-саулык, уңышлар теләде. Килгән кунаклар - Түбән Каманың Бөтендөнья Татар Конгрессы бүлекчәсенең башкаручы директоры һәм искиткеч матур тамаша оештыручы Вәсимә Исмәгыйлова да шушы теләкләргә кушылдылар һәм Түбән Камада яшәүчеләрдән зур сәлам тапшырдылар. Иң шаккатырганы "Эйфория" бию төркеме (өчлеге) булды. Биюче кызлар сәхнәдә күз ачып йомганчы матур костюмнарын алмаштыра тордылар. Башта Бразилия карнавалы биюен күрсәтсәләр, аннан "а ля рус" стилендә эссе африканың негр хатын-кызлары образында урыс манерасына балалайка тотып чыктылар, аннан фарсы гүзәлләре булып янбашларын сикертеп биеделәр, күкрәк, аннан баш турысында кылыч тотып кискен хәрәкәтләре белән шаккаттырдылар. Аннан зур кар бөртекләре сыман, ялтыравыклы җилләткечләр белән аккошлар кебек "йөзеп" йөрделәр. Үзләре генә биеп калмыйча, тамашачыларны биергә җәлеп иттеләр. Афәрин, кызлар! Кыскасы, Түбән Кама артистлары яшьләрне нык кузгаттылар.
    -Быел тамаша бик матур. Яшьләргә ошый, бар да рәхәтләнеп бииләр. Уеннар да кызыклы, бәйгеләр дә төрле. Алып баручысы да шәп, - дип уртаклашты үзенең тәэсирләре белән 16 яшьлек яңачишмәле Динә Әмирова. -Халык та күп, район үзәгеннән кала, читтән дә килгәннәр.
    -Әйе, кызыклы, әйбәт нәрсәләр күп булды. Карарга рәхәт, - дип яшьләр фикерен раслады район үзәгендә яшәүче Светлана Селютина да, - оештыручылар да, артистлар да шәп - афәрин!
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: