Ринат Фәсахов: «Юллар куркынычсыз булырга тиеш»
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең 2024 елгы эш нәтиҗәләре, агымдагы елга юлларның торышын яхшырту буенча планлаштырылган эшләр турында без район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Ринат Фәсаховка мөрәҗәгать иттек.
-Ринат Рифгатович, комиссиянең 2024 елдагы эшенә йомгак ясалды. Сез аның эшен ничек бәялисез?
- 2024 елда комиссия шактый нәтиҗәле эшләде дип уйлыйм. Барлык 8 утырышта да (шуларның 4 се чираттан тыш) без көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштык һәм аларның күбесе буенча тиешле чаралар күрелде.
- Төгәл нәрсә эшли алдыгыз?
- Утырышта Зирекле авылына кергәндә Казан - Оренбург юлы участогында юл өслеген бозу мәсьәләсе күтәрелде. Юл төзүчеләргә мөрәҗәгать иткәннән соң проблема хәл ителде.
Яңа Чишмә - Новотроицк автомобиль юлында тизлекне чикләү билгесе куелды (үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтеннән соң), Яңа Чишмәдә Придорожная урамындагы тротуарны төзекләндерү һәм яктырту мәсьәләсе буенча ГДС ДКУга үтенеч юлланды. Ут быел куелачак.
Шулай ук район үзәгендә 1 км чамасы урам юллары төзекләндерелде, 1,3 км озынлыкта Тубылгытау, Әдәмсә, Акъяр, Яңа Чишмә, Яңа Иванаево урамнары норматив хәлгә китерелде. 4500 кв. метрдан артык юл өслеге ремонтланды, өстәмә ясалма тигезсезлекләр, җәяүлеләр өчен кичү юллары төзекләндерелде, юл билгеләре урнаштырылды, тамгалар ясалды һ. б..
- Быел узган елга караганда кар азрак иде, юлларны һәм урамнарны тәртиптә тотып булдымы?
- Әйе, узган ел белән чагыштырырлык түгел, аномаль явым-төшем булмады. Район территориясендә гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәде, барлык хезмәтләр дә көйле эшләде. «Яңа Чишмә ТКХ» МУП, «Алексеевскдорстрой» ААҖ юл төзүчеләренең, шулай ук авыл җирлекләренең намуслы эшләвен билгеләп үтәргә кирәк. Кышкы чорда юлларны тәртиптә тотуда катнашкан барлык кешеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм.
-Ринат Рифгатович, агымдагы елга нинди юл эшләре планлаштырылган?
- Республика программалары буенча эшләр дәвам итәчәк. Акъяр - Яңа Чишмә юлы участогына капиталь ремонт ясау планлаштырыла, бу эш өчен хәзерге вакытта материаллар туплана. Кайбер торак пунктларда урам юлларын ремонтлау дәвам итәчәк.
Шулай ук юлларны карап тотуга, юл билгеләренә, тамгалар куюга, чокырларны тигезләүгә һ. б.га игътибарны юнәлтәчәкбез.
- Комиссиянең барлык утырышларында балаларның юл куркынычсызлыгы, балаларның юл-транспорт җәрәхәтен кисәтү мәсьәләсе карала.
- Бу мәсьәләләр аерым контрольдә. Әдәмсә юл чатында 2023 елда ике бала һәлак булганнан соң светофор куе
лды. 2024 елда 12 юл-транспорт һәлакәтендә ике бала җәрәхәтләнде.
Мәктәп автобуслары бездә даими контрольдә. Кызганычка каршы, агымдагы елда бер автобус йөртүчедә ЮХИДИ хезмәткәрләре исереклек билгеләре тапты, ул шунда ук эштән азат ителде һәм 45 мең сум штраф салынып, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк. Киләчәктә мондый фактларга юл куелмаска тиеш.
- Комиссиянең быел да нәтиҗәле эшләвен телибез.
-Рәхмәт. Безнең өчен иң мөһиме – юлларда иминлек, халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклау. Газета аша районның барлык халкына мөрәҗәгать итеп, шуны билгеләп үтәсем килә: иминлек юлларның төзеклегенә генә түгел, ә безгә – машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә дә бәйле. Үзара әдәпле булыгыз, машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә ихтирамлы булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез. Шул вакытта юлларда куркынычсызлык булачак.
Әңгәмәдәш – Азат Мусин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев