Рәсми җаваплар
Район үзәгендәге Буреев урамында, төгәлрәге 8-26 нчы йортларда яшәүчеләр хәбәрдарлык тартмасына үз урамнарындагы юлларның начарлыгыннан зарланып, аңа асфальт түшәүне үтенеп күмәк хат-шикаять язганнар. Аларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов имзасы белән рәсми җавап юлланды, анда Буреев урамындагы юлларга ремонт үткәрү (асфальт түшәү) 2013 ел планына кертелгән, диелә.
Яңа Чишмәдән В.Е. Холина хәбәрдарлык тартмасына кабул итү - диагностика бүлегендә эшләүче шәфкать туташларының ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән авыру баласына медицина ярдәме күрсәткәндә игътибарлы мөнәсәбәт күрсәтмәүләреннән зарланган. "Яңа Чишмә РҮХ" ГАУЗ баш табибы Р.Н. Билаловның рәсми хатында В.Е. Холина белән булган хәл ачыкланды, дип хәбәр ителә. Дәгъвалы хәлгә юл куйган шәхесләрдән аңлатмалар алынган, алар дисциплинар җаваплылыкка тартылган (288 нче фәрман, 11.06.2013). Кабул итү - диагностика бүлеге шартларында медицина ярдәме күрсәткәндә медицина хезмәткәрләренең этика һәм әхлак нормаларын үтәү мәсьәләләре контрольгә алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев