Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Сабан туе бик матур һәм күңелле узды

8 июньдә Яңа Чишмәдә милли бәйрәм – Сабан туе гөрләде. Ел саен үткәрелә торган бәйрәм гүзәл табигатьле Попов почмагында узды – бәйрәмгә байтак кына кунаклар килгән, район халкы җыелган иде.

Район Сабан туен оештыручылар аны үткәрү урынын шәп әзерләгәннәр. Мәйданга керү юлында яңа матур арка пәйда булган, шатрлар саны да арткан, анда төрле тармак хезмәткәрләрен тәмле ризыклар белән сыйладылар.
Бәйрәм мәйданда урын алган авыл йортларын – ихаталарны караудан башланды. Аларның һәрберсендә мәртәбәле кунакларны һәм район башлыгы Вячеслав Козловны җыр-бию һәм милли ризыклар белән каршы алдылар. Ихаталар бик матур бизәлгән һәм өстәлләрдә нинди генә тәм-том юк иде!
Аннан бәйрәм итү мәйданга күчте. Яңачишмәлеләр һәм кунаклар каршында матур костюмнар кигән балалар һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Беркемне дә битараф калдырмаган музыкаль тамашалар уйналды.
Сабантуй әләмен күтәрү хокукы язгы чәчү батыры “Скоков Н.А.” КФХ дан Сергей Ушаковка бирелде.
Сабан туена байтак кунак чакырылган. Алар арасында районның элекке җитәкчесе Виталий Макаров, Татарстан Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, “ТР муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков, ТР Дәүләт Советы депутаты, “ТНП-Зюзеевнефть” гендиректоры Шамил Яһудин, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты рәисе Иван Гущин, Мәскәү өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Феликс Җамалиев (16 июльдә безнең район Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә Сабан туенда катнашачак), шулай ук башка мәртәбәле кунаклар һәм ветераннар бар иде.
Бәйрәмне район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде. Һәммәсен дә бәйрәм белән котлап, ул, Сабантуй бәйрәме һәрчак зарыгып көтелгән һәм сөенечле вакыйга булды һәм шулай булып калачак та, дип билгеләп үтте. Безнең көннәрдә бу бәйрәм Татарстанда гына түгел, ә төрле яшьтәге һәм төрле милләт халкын берләштереп, Рәсәйдә һәм башка төбәкләрдә дә билгеләп үтелә.
Район башлыгы фидакарь хезмәт өчен авыл хезмәтчәннәренә аеруча рәхмәт белдерде. Алар арасында механизаторлар “Козлова М.И.” КФХ-дан Иван Котенков, “Агро-Основа” ҖЧҖ дән Альберт Гатин, Зәкәрия Шишкин, “Архангельское” КФХ” ҖЧҖ дән Николай Мефодьев, “Закрома” ҖЧҖ дән Михаил Новиков, шулай ук терлекчеләр “Закрома” ҖЧҖ дән Нина Лапшина, “Козлова М.И.” КФХ дан Татьяна Щипанова, “Агро-Основа” ҖЧҖ дән Валентина Никифорова, “Игенче” ҖЧҖ дән Валентина Удирякова,”Нурхамәтов З.М.” КФХ дан Елена Ермолаева һәм башка бик күпләр. 
Вячеслав Козлов авыл хезмәтчәннәренә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, нефть чыгаручыларга, балаларыбызны дәвалаучыларга, белем бирүчеләргә, икмәк пешерүчеләргә, сәүдә һәм хезмәт күрсәтүдә эшләүчеләргә, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә һәм ветераннарга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре ирештерде. Ул шулай ук химаячеләргә һәм Сабантуй бәйрәмен оештыручыларга да рәхмәт белдерде.
Барлык яңачишмәлеләрне һәм кунакларны Иван Гущин бәйрәм белән җылы котлады, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. Мәскәүлеләрдән котлау сүзләрен Феликс Җамалиев җиткерде.
Аннан Сабантуй мәйданында авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын, башка тармакларда эшләүче иң яхшы һөнәр ияләрен хөрмәтләделәр. Язгы чәчү батыры Сергей Ушаковка арбалы мотоблок тапшырылды. Район үзәгендә иң яхшы төзекләндерелгән учреждение, иң яхшы ФАП, АМЙ, мәктәп, балалар бакчасы, ШЯХ номинацияләрендә, “ЭкоЯз” конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Ә районның иң яхшы ШЯХ-сы дип Екатерина Бистәсеннән Юрий Кислов йорты танылды.
Сабантуй мәйданында район авылларыннан өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы 15 йортка сөт саву аппаратлары  тапшырылды. 
Алдынгыларны хөрмәтләгәннән соң ат чабышлары һәм юртаклар узышы башлануын игълан иттеләр. Чабышлар барышына комментарийны Казан ипподромы белгече Ксения Корбут бирде. Алдынгы урыннарны 57 нче номерлы Татар ат заводыннан (Николай Скоков), Аксубай районы “Актай” ҖЧҖ, Яңа Чишмәдән (Евгений Леонов), Акбүре авылыннан (Рәмис Нуриев) 9 юртак (2018 елда 12 иде) һәм Киров өлкәсеннән ике юртак дәгъвалады. Барлыгы 4 заезд булды, ә абсолют чемпион Кубогын Татар ат заводыннан орлов токымлы “Дударь” юртагында Николай Скоков отты.
Менге атлар чабышында 7 ат катнашты (2018 елда -4). Монда Чирмешән районының Лашман авылыннан “Адмирал” атында Данияр Гайфетдинов җиңү яулады. Юртаклар узышында һәм атлар чабышында призлы урыннарны яулаучыларның барысына да саллы гына акчалата призлар тапшырылды.
Сабантуйның традицион халык уеннары «Тәкәне чишеп ал» һәм «Әтәчне ал»  бәйгеләреннән башланды. Тыныч кына йоклап яткан тәкәгә 13 кеше хуҗа булырга теләде. 1 нче номерлы егет колганың уртасына кадәр генә барып җитә алды, ә менә 2нче номерлы, Яңа Чишмәдән әлеге төрнең күп тапкыр чемпионы булган Рәфис Якупов тәкәне, барс кебек, җитез, тавышсыз гына эләктереп, әкрен генә аска шуышты. Тәкә исә җиңүче тамашачыларның көчле алкышлары астында финишка килеп җиткәч кенә аңга килде (сүз уңаенда, 9 июньдә исә Рәфис Якупов Шахмай Сабан туенда тәкә откан).  
Вертикаль баганага үрмәләүдә биш уенчы үз көчен сынады. Иң беренчесенең килеп чыкмады-дистанциядән төште. Аны беренче омтылыштан ук яшь, әмма инде тәҗрибәле верхолаз Яңа Чишмәдән Виталий Засадихин яулады, ул пледлы булды. Аннары багана башыннан итекләр очып төште, аны Акъярдан Рамил Халиков төшерде. Тик төп приз аларда да түгел иде. Аның артыннан багана башына тагын ике кеше күтәрелде, берсенә – ир туганы Рамил Халиковка гына хәлдән тайдыргыч көрәштә «Әтәч» язулы тартма эләкте һәм анда төп приз - электр ит тарткычы язуы иде. Төп призны алганнан соң югарыда эленеп торучы икенче плед берәүне дә кызыксындырмады инде.
Башка халык уеннарында – күзне бәйләп чүлмәк ватуда, капчык киеп йөгерү, көянтәгә эленгән сулы чиләк белән йөгерү, бүрәнәгә утырып капчык белән сугышу, таяк тартышуда балалар, яшүсмерләр,  хатын-кызлар һәм ир-атлар бик теләп катнашты, кыскасы, рәхәтләнеп ярыштылар. 
«Балык тоту» уены да мавыктыргыч булып чыкты. Тере кәрәкәләрне «балыкчылар» һәм җанатарлар әйләндереп алды. Иң зур «уңыш» ны Максим Песоцкий җыйды - 9 балык һәм приз, икенче урында Дмитрий Романов – 5 данә. Җиңүгә омтылганы өчен 7 яшьлек Максим Сушковка да бүләк бирделәр, ул балык артыннан теше тешкә бәрелгәнче йөзсә дә, уңышсыз булды. Ә иң мөһиме, тотылган балыкларны кабат урыннарына җибәрделәр. Сабантуйдан соң алар сулыкка кайтарыла.
Кул көрәше өстәле янында да кызу һәм киеренке булды. Призлы урыннар өчен байтак кеше көрәште. Һәркем көндәшен җиңәргә тырышты, әмма үз авырлык категорияләрендә иң көчлеләр исемен түбәндәгеләр яулады (ә кайберәүләр расладылар): Расыйх Кадыйров, Гөлназ Нуруллина, Дмитрий Романов, Ислам Илалов, Сабантуй кунаклары Илсөяр Ситдыйкова (абсолют авырлыкта) – Нурлаттан һәм Анападан Радик Галимов. Көчлеләргә лаеклы алмаш та үсә: малайлар арасында Рушан Фәрхаев, кызлар арасында Аделина Фәрхаева (икесе дә Акъярдан) җиңде.
Башка спортчылар гер күтәрү буенча көч сынашты. Биредә җиңү, армспорттагы кебек, тиз булмый, ә көчләр озак вакыт дәвамында бүленә. Шуңа да җиңүчеләр озак билгеләнде. Әлеге спорт төрен яратучылар һәм спортчылар барлыгы 30га якын кеше иде, ә үз авырлык категорияләрендә җиңү яулаучылар: Рифат Әбдрәфыйков, Рамил Шәрифуллин, Артем Сермиев (Алабугадан килгән кунак), Вячеслав Кузнецов, Риназ Ризванов, Ришат Әбдрәфыйков, Рәмизә Хөсәенова, Камилә Габетдинова, малайлар арасында Адель Сабиров һәм Хафиз Хәсәнов, абсолют авырлыкта Ирек Вәлиев һәм Алинә Саримова.  
Аркан тарту өчен көрәшкә ирләр командалары да, хатын-кызлар командалары да бик көчле кушылды. Көчле җенес вәкилләре арасында Яңа Чишмә командасы, гүзәл затлар арасында Чертуш командасы җиңү яулады.
Сабантуй мәйданы халык белән гөж килеп торды. Бәйрәм итүче һәр кеше үзе теләгәнчә күңел ачты: кемдер ат чабышын карау өчен уңайлы урыннар алырга ашыкты, кемдер «җәй өчен барысы да: эш һәм ял итү» товарлары куелган сәүдә рәтләрен йөреп чыкты, кемнедер хуш исле шашлык үзенә җәлеп итте. Ә балалар белән килүчеләрне аттракционнар, батутлар, таганнар, карусельләр көтте, квадрациклларда һәм җигүле атларда да йөрү мөмкинлеге булды. Күп кенә балалар үзләренең җитезлекләрен күрсәтергә теләделәр, шуңа күрә алар кече мәйданга җыелышты, анда исә яшьләр бүлеге хезмәткәрләре балалар Сабан туен үткәрделәр, актив, кыю һәм җитез сабыйларга призлар һәм бүләкләр бирделәр. Балалар өчен туңдырма, татлы мамык та байтак иде, әти- әнинең акчасы гына “җитсен”. 
 - Килүебезгә сәгать ярым гына, ә мең сумга якын туздырдык инде. Барысы да матур, барысы да малайларны җәлеп итә, хәтта моның ни өчен кирәклеген дә белми, сатып алырга сорыйлар. Алам инде, өйгә кайткач әбидән өчебезгә дә эләгәчәк, - дип көлә Яңа Чишмә егете Владимир.
Татар, әрмән, рус, керәшен, чуаш өйләрен төзүчеләрнең фантазиясе елдан-ел кунакчылрак һәм кызыклырак була бара. Яңачишмәлеләр һәм район кунаклары игътибарын Яңа Чишмә РМБ нең балалар иҗат үзәге тарафыннан оештырылган осталар ишегалды җәлеп итте. Ишегалдында һәр кунак өчен чүлмәкче, столяр эше, декоратив бизәк, корамалардан тегү, курчаклар ясау буенча мастер-класслар үткәрелде. Ә йортның үзендә Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее хезмәткәрләре авыл көнкүрешен һәм хатын-кызларның үткән һәм бүгенге тормыш рәвешен күрсәттеләр. Бу җеп эрләү, камыр басу, токмач кисү, бишектә яшь баланы көйләп йоклату һ.б.  Бер генә кунак та алардан чәй эчмичә китмәде. Төрле телләрдә бер үк вакытта төрле сәхнәләрдән яңгыраган музыка һәм җырлар бергә кушылып, вакыт-вакыт мини-мәйданда конкурслар алып баручыларның игъланнарын да ишеттермәде. Шулай да, бу вак-төякләргә карамастан, бәйрәм дәвам итте.
Һәм менә сәүдә киштәләрендә чират сирәгәйде, аттракционнар, музыка тынып калды. Табыш өчен түгел, ә кызык өчен мавыгучан кешеләр лотерея билетлары уйнатылган урынга ашыкты. Катюша исемле кыз кубадан билетларны алып биреп торды. Салфеткалар, башмаклар, футболкалар, мунчала, щеткалар һ.б. – бик тиз таралды. Әмма барысы да төп бүләк – пылесос көтте. Бу бәхет район үзәгендә яшәүче Кадрия Насыйровага елмайды. 
Иртәдән халыкны  бәйрәмгә алып килгән автобуслар аларны өйләренә дә кайтарды. Алар пассажирлар белән тулгач кына юл тотты. Автобуслар эшенә карата шелтәләр булмады. Чөнки иртәдән кичкә кадәр полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, медицина хезмәткәрләре һәм район хәбәрчеләре бик мөһим эш алып бардылар. 
Уеннар һәм аттракционнар белән бер үк вакытта көрәшчеләр келәмендә милли көрәш буенча бил алышлар башланды (быел көрәш төп мәйданда узды, моны барлык тамашачылар да хуплады). Үткән елдагы кебек үк, агымдагы елда да көрәшергә теләүчеләр әлләни күп түгел иде.
Һәм тагын бер кисәтү – 85 килограммнан югары авырлык категориясендә көрәш барышында кайбер фикер каршылыклары туды. Бу күренеш бәйрәмне бер дә бизәми һәм киләчәктә хөкемдарлар коллегиясендә барлык нюансларны да исәпкә алырга кирәктер. Аларга гадел, компромиссыз һәм дөрес булу кирәк.
Балалар биш авырлык категориясендә көч сынашты. 35 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә Чаллы Башыннан Рамазан Миннебаев җиңде, 2 урында Айнур Сөләйманов, 3 урында – Адель Закиров (икесе дә район үзәгеннән); 40 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә Әдәмсәдән Айназ Әхмәтов җиңү яулады, 2 урында Чертуштан Тимур Саттаров; 50 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә район үзәгеннән Артур Закиров отты, 2 урында Әдәмсәдән Илназ Әхмәтов, 3 урында Чаллы Башыннан Фаяз Нуриәхмәтов; 55 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә район үзәгеннән Шамил Сәхәбиев җиңде, 2 урында Тубылгы Таудан Рифнур Әбдрәфыйков; 60 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә Камил Сәхәбиев җиңде, 2 урында – Рәмзил Сәлахов, 3 урында – Павел Петров (барысы да район үзәгеннән); 60 кг-нан югары үлчәмдә Чаллы Башыннан Динар Морадыймов җиңү яулады, 2 урында – Шахмайдан Данил Булатов, 3 урында Горшководан Камил Локманов. Балалар арасында Динар Морадыймов абсолют батыр калды.
 1,2,3 битләрдә)
Кунаклар арасында Аксубай районыннан Рөстәм Сәлахов, ветераннар арасында Чертуштан Рафис Гыймадиев җиңде.
Зур яшьтәге көрәшчеләр 4 авырлык категориясендә бил алышты. 65 кг-га чаклы авырлыкта бик матур көрәш күрсәтеп атказанган спорт мастеры, Казанда үткән Универсиада чемпионы Нәфис Миннебаев җиңү яулады, 2 урында Чертуштан Нәзир Әхмәтвәлиев, 3 урында Шахмайдан Линар Миннебаев; 75 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә яңачишмәле Рузил Әхмәтвәлиев җиңде, 2 урында Чаллы Башыннан Риназ Абдуллин, 3 урында Горшководан Айнур Госсаметдинов; 85 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә беренче урын Айнур Госсаметдиновта,2 урында Рузил Әхмәтвәлиев, 3 урында Акъярдан Ленар Шәмсетдинов; 85 кг-нан югарырак авырлыкта спорт мастеры, көрәш буенча дөнья чемпионы, байтак ярышларда җиңүче һәм 2018 елда безнең Сабан туе батыры Чертуштан Булат Мусинга тиңнәр булмады, 2 урында Горшководан Илнур Госсаметдинов, 3 урында Зирекледән Илгиз Садыйков.
Чиста җиңү яулап һәм матур көрәш күрсәтеп Булат Мусин 2019 ел Сабан туеның абсолют батыры булды. Аның җилкәсенә традицион приз – тәкә салынды һәм җиңгән өчен бүләк – Мәскәү кунагы Феликс Җамалиевтан 40 мең сумга сертификат.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов җиңүчеләрне котлап, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
2019 елның традицион халык бәйрәме, чәчү кампаниясенең төгәлләнүен үз эченә алган Сабан туе менә шулай гөрләп һәм бик матур үтте. Хәзер игенчеләрнең киеренке эш чоры – азык хәзерләү эше башланып китте, бар көчне җәмәгать терлекләрен һәм шәхси хуҗалык малларын азык белән тәэмин итүгә тупларга кирәк.
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.
Азат Мусин,
Лариса Федорова,
Ольга Иванова.
Авторлар фотолары

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X