Сабантуй традицияләрен саклап калу
Район үзәгендә Сабантуйга сөлгеләр җыйдылар.
Әлеге борынгыдан килгән йола татарларның милли бәйрәме алдыннан уза.
Урамда гармун, тальян уйнаган тавышларны ишетеп, йортларыннан хуҗалар, бала-чага йөгереп чыга. Бу вакытта Сабан туена бүләкләр җыячакларын күпләр алдан ук белеп, әзерләнеп артистларны каршы алалар.
Элек-электән авылга килен булып төшкән яшь кызлар көрәш батырына сөлге чигә торган булганнар. Шул күңелле традиция бүгенге көнгә кадәр сакланган. Дөрес, хәзер инде сөлге чикмиләр, бүләкләр әзерлиләр. Сабантуйның милли үзенчәлеге шунда ки, мәйдандагы ярышларда катнашучының һәммәсенә бүләк биреләчәк. Сөлгеләр һәм бүләкләр җыю- бүген дә бик күркәм күренеш.
Яңа Чишмә районында да шундый йола үткәрү матур традициягә әйләнде. 9 июньдә мәдәният хезмәткәрләре бүләкләр җыюга чыктылар һәм 13 июньдә барысын да район үзәгендә узачак Сабантуй бәйрәменә чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев