Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Сабантуйга чакырабыз!

12 июньдә Сабантуй бәйрәме булачак

12 июньдә Яңа Чишмәдә табигатьнең гүзәл Попов почмагында район Сабантуе булып узачак.

Программада:

- авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү;

 - милли көрәш;

- атлар чабышы, юртаклар узышы;

- массакүләм уеннар һәм аттракционнар;

- районның үзешчән коллективлар чыгышы;

- спорт ярышлары:

- балалар «Сабантуе»;

- лотерея уйнату;

- милли төстә бизәлгән өйчекләр эше.

Күчмә кибетләр, буфетлар эшләячәк, зур күләмдә азык-төлек һәм сәнәгать товарларын сату оештырылачак.

Бәйрәм сәгать 10да башлана. Барлык яңачишмәлеләрне һәм район кунакларын Сабантуйга чакырабыз! Милли көрәш буенча төп ярышларга безнең районда яшәүче, Яңа Чишмә районыннан чыккан һәм ел дәвамында республика, зона ярышларында район данын яклап көрәшүче көрәшчеләр генә кертелә, кунаклар һәм ветераннар аерым көрәшәчәк.

Милли көрәш, гер спорты, армрестлинг, юртаклар узышы һәм ат чабышларында катнашучыларга үзләре белән паспортларын, ИНН, СНИЛС һәм аларның күчермәләрен алу кирәк.

Реклама 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев