Сәламәтлеккә таба беренче адымны яса
8 апрельдә Яңа Чишмә мәдәният һәм ял паркында Халыкара сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка таба 10000 адым» бөтенроссия акциясе узды.
Әйбәт физик форманы саклау өчен кешегә көн саен нәкъ менә шундый норманы үтәргә кирәк.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан хупланган акция һәр кешенең физик активлыгын үстерү һәм сәламәтлеген ныгыту өчен булдырыла.
Чарада мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр төрле яшьтәге яңачишмәлеләр катнашты.
Акциягә ярдәм йөзеннән паркта флеш-моб, массакүләм физкультура-сәламәтләндерү «разминкасы» һәм башка чаралар узды. Акциядә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев һәм район пенсионерлар берлеге рәисе Анастасия Козлова сәламләде. Алар акциядә катнашучыларга күтәренке кәеф һәм сәламәт рух теләделәр. Үзәк район хастаханәсе тарафыннан төрле кан тамырлары, йөрәк авыруларыннан саклану, дөрес туклану һ.б. турында таныштыру буклетлары тәкъдим ителде, спорт мәктәбе ГТО нормаларын таратты. ДИПИ хезмәткәрләре татлы витаминлы чәйләр белән сыйлады, икенче павильонда җирле шифалы чишмә суын татып карарга тәкъдим иттеләр.
Беренчеләр хәрәкәте балаларны «Күңелле стартлар» эстафетасына җәлеп итте. Физкультура һәм спортны данлап, динамиклардан дәртләндергеч җырлар һәм маршлар яңгырады.
Акцияне парк буйлап сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларының флаглар һәм «Тормышка таба 10000 адым» транспаранты белән йөреше тәмамлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев