Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Шахмай авыл җирлеге динамик үсештә

2025 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 34 млн. сумга якын инвестиция кертелгән

Җирлек хисаплары

Район хакимиятендә узган чираттагы атналык киңәшмәдә Шахмай авыл җирлегенең социаль-икътисади хәле турында җирлек башлыгы Наилә Илалова сөйләде.

Җирлек тарихы

Җирлек составына Шахмай, Чаллы Башы һәм Чертуш авыллары керә. Шахмай XVIII йөзнең беренче яртысында барлыкка килгән. Аңа Караев фамилияле кеше нигез салган, аның Шахмай исемле улы булган, авыл аның хөрмәтенә шулай аталган. Чаллы Башы авылы XVIII гасыр уртасыннан билгеле. Бу җирлеккә халык якынча 300-340 ел элек күчеп килгән. Чертуш авылына да XVIII йөз башында нигез салынган, әмма монда 1556 елга караган тәңкәләр табылган, бу авыл урынында борынгырак заманда кешеләр яшәгәнлеген күрсәтә. Авылның исеме землемер-сызымчы сүзеннән килеп чыккан булырга мөмкин. Бөтен халык дәүләт крестьяннары категориясенә кергән, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, шулай ук Лашман бурычын үтәгән - Кама аръягындагы корабль урманнарында эшләгән.

 

Җирлекнең мәйданы 13640 гектар, шуның 1238 гектары - авыл хуҗалыгы җирләре.

2026 елның 1 гыйнварына халык саны 1055 кешене тәшкил итә, даими рәвештә 858 кеше яши.

Хезмәт ресурслары һәм демография

2026 елның 1 гыйнварына хезмәткә сәләтле халык 633 кешене тәшкил итә (яшәүчеләр санының 60% ы).

Шулардан:

- 110 кеше бюджет өлкәсендә эшли;

- 46 кеше авыл хуҗалыгында мәшгуль;

- 49 кеше хуҗалык хисабындагы оешмаларда эшли;

- 34 кеше сәүдә белән шөгыльләнә;

- 265 кеше районнан читтә эшли;

- 36 студент.

2025 елда - 3 бала, 2026 елның 5 аенда 4 бала туган, 2025 елда 17 кеше вафат булган.

Башка җирлекләрдәге кебек үк, халыкның картаюы күзәтелә – җирлектә яшәүче 858 кешенең 346 сы 60 яшьтән өлкәнрәк.

Икътисад һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар

Җирлек территориясендәге социаль объектлар: 3 мәчет, 1 урта мәктәп, 2 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 3 клуб, 3 китапханә, өч ФАП һәм 1 музей.

Эшчәнлекне «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Шешма-Агро» ҖЧҖ, шулай ук 20 эшмәкәр алып бара. Эшчәнлекнең төп төрләре - авыл хуҗалыгы производствосы һәм сәүдә.

Халыкның күпчелеге үз хуҗалыкларында терлекләр асрый. Хуҗалыкларда 1079 баш эре мөгезле терлек (шулардан 529 сыер), 352 баш сарык һәм кәҗә, 7 баш ат исәпләнә. Халык, нигездә, үз шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә акча кертә - 2025 елда техника, терлек сатып алуга һәм йортлар төзүгә 33,9 млн сум акча тотылган.

2025 елда күп кенә шәхси ярдәмче хуҗалыклар дәүләт ярдәмен алды, гомуми сумма 4,3 млн сумнан артык.

СВО кысаларында чаралар

Наилә Илалова җирлектә СВОда катнашучысы булган 10 гаилә яшәвен, барлык гаиләләргә депутатлар беркетелүен, аларга тиешле ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Җирлектә яшәүчеләрнең барысы да гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар, һәм мондый ярдәм киләчәктә дә күрсәтеләчәк.

Перспективага бурычлар

Өстенлекле юнәлешләр арасында авылдашларының тормышын яхшырту өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алга таба үстерүне атады, авыл җирлеге башкарма комитеты аларга тиешле ярдәм күрсәтәчәк. Район башлыгы Егор Тарнавский Шахмай авыл җирлегенең районда иң зурысы булуын һәм динамик рәвештә үсүен билгеләп үтте, тотрыклы эше өчен Наилә Илаловага рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев