Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Архангел авыл җирлеге башлыгы: Мин элек эшләүчеләрнең башлаган эшләрен дәвам итәм

21 апрель - җирле үзидарә көне

Авыл җирлеге башлыгы итеп сайланганчы Нина Сердюкның хезмәт юлы спорт һәм балалар белән бәйле була. Күп еллар Архангел мәктәбе директоры булып эшли, шуңа күрә аңа бу вазыйфага ризалык бирү җиңел булмаган. Берничә елдан соң Нина Сердюк Яңа Чишмә районының тәҗрибәле авыл җирлекләре башлыклары белән бер рәттә була.

- Нина Анатольевна, АҖ башлыгы буларак эшегез нәрсәдән башланды?

- Ул чактагы «Архангельское» ҖЧҖ директоры Евгений Белоглазовтан калган эшләрдән, район башлыгы Вячеслав Козлов карарыннан һәм, шулай ук мине ике тапкыр рәттән авыл җирлеге Советы депутаты итеп сайлаган Архангел Бистәсе халкы ярдәме белән. Инде 2010 елдан бирле мин җирлек белән җитәкчелек итәм.

Беренче елларда башка эш стиленә күчү авыр булды. Әмма акрынлап елдан-ел тәҗрибә туплана. Ул вакытта район башлыгы урынбасары Наилә Закирова, озак еллар эшләгән күрше-тирә авыл җирлекләре башлыклары - Светлана Дворецкая, Данияр Гайнуллин, Җәлил Гайфетдинов, Николай Улитин һәм, әлбәттә, җирле халык миңа нык булышты. Безнең халык бик игелекле, тату, битараф түгелләр, үзенең кече Ватаны өчен җан атып торалар. Авылда һәрвакыт хәл итәргә кирәк булган проблемалар бар. Миннән алда эшләгән - А.И. Любимов, А.М. Кокин, Л.А. Поварницыналар авылны матур итәргә тырыштылар, ә мин алар башлаган эшләрне дәвам итәм.

- Сез эшләгән чорда нинди иң зур проблемалар хәл ителде?

- Беренче чиратта, халык арасында иң борчыган мәсьәлә – су белән тәэмин итү иде. Нефтьчеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем һәм алар безгә Яшьләр урамы буенча 1 км суүткәргечне алыштырырга булыштылар. Ә аннары ике ел дәвамында үзара салым акчасына Бистәдәге барлык суүткәргечләрне тулысынча алыштырдык. Ә «Чиста су» республика программасы буенча Лебедкада яңа скважина борауладык һәм Яшел урамы буенча суүткәргеч урнаштырылды.

Үзара салым акчасына шушы еллар эчендә без урам яктырткычларын яңарттык. Моңа кадәр баганалардагы лампалар куәтле, әмма урамнар яктыртылмады диярлек, чөнки бу лампалар энергияне күп сарыф итте, шуңа күрә бюджеттан да акча күп тотылды. Бүген бу проблемалар юк.

Узган елдан башлап үзара салым акчасына без авыл юлларын норматив хәлгә китерә башладык. Һәм бу эшне дәвам итәчәкбез.

Ел саен зират территориясендә билгеле бер эшләр башкарабыз: зират эчендәге барлык агачларны диярлек кистек, койма буенда чыршылар утырттык, шулай ук үзара салым акчасына аңа керү юлы да ясалды.

Туганнары җирләнгән авыл халкы һәм авылда туып, читтә яшәүчеләрнең иганә ярдәме белән яңа капка куелды. РИТЭК буенча откан грант акчасы ярдәмендә чүп-чар өчен бункерлар сатып алдык һәм урнаштырдык. Ел саен Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләрен тәртипкә китерәбез.

КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова, бюджет хезмәткәрләре һәм авылның иң актив кешеләре: П.В.Беляев, М.П. Белозерцев, С.И. Подопрелов, М.Тропынин, С.А. Апраксин бу эшләрдә төп ярдәмчеләр булып тора.

- Читтән акча җәлеп итү турында сөйләгез әле?

- Үз территорияңә акча җәлеп итү алымнарының берсе – ПАО РИТЭК грантларында катнашу. Без 2015 елдан бирле грантларда катнашабыз һәм шушы вакыт эчендә җирлек бюджетына бер миллион биш йөз илле мең сум акча өстәдек.

2016 елда РИТЭК буенча откан грант һәм Татарстан Республикасы буенча иң яхшы Яңа ел бизәлеше өчен алынган акчалар ярдәмендә чишмәне төзекләндерә алдык. Беседка, таганнар урнаштырдык, сукмак, купель ясадык. Хәзер чишмә халыкның иң яраткан урыны булып тора, анда алар гаиләләре белән ял итәргә, чиста чишмә суы алырга, ә Крещение бәйрәмендә коенырга киләләр.

Әлеге акчаларга урам тренажерлары урнаштырылды, АМЙ янындагы территория төзекләндерелде, мәдәният хезмәткәрләре өчен костюмнар һәм җиһазлар сатып алынды, шулай ук авыл бәйрәмен үткәрәбез.

Быел грант акчасына һәйкәл каршындагы мәйдан төзекләндереләчәк, тыл хезмәтчәннәренең исемнәре һәм фотосурәтләре куелган мәгълүмат стенды урнаштырылачак.

2020 елда безнең нефтьчеләребезнең иганәчелек ярдәме белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл капиталь ремонтланды, сугыштан кайткан һәм тыныч вакытта вафат булган Бөек Ватан сугышында, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга мәгълүмати стендлар урнаштырылды.

Авыл җирлегенең үсеше турыдан-туры җирле хакимият башлыгының нинди карар кабул итүенә һәм акча белән ничек эш итүенә бәйле. Ә без акчаны кирәк булган җиргә тотабыз. Әйтик, Лебедка Бистәсе яңа туган балалар белән тулылана, шуңа күрә безнең беренче чираттагы план - анда балалар мәйданчыгы төзү. Минем төп бурычым - халыкның тарихи һәм мәдәни традицияләрен исәпкә алып, уңайлы тормыш белән тәэмин итү. Эшләр шактый, әмма уртак көч белән барысын да башкарып чыгарбыз әле.

- Көндәлек нинди мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә?

- Архангел АҖ территориясендә 399 кеше яши, шуларның 116сы – пенсионерлар, 84е – 18 яшькә кадәрге балалар. Авылда чиркәү, мәктәп, китапханә, мәдәният йорты, ФАП, почта бүлеге, сәүдә нокталары бар һәм алар өзлексез эшләсен өчен кулдан килгәннең барын да эшлибез.

- Сезнең иртә кайчан һәм нидән башлана?

- Иртә авыл җирлеге территориясен карап чыгудан башлана. Вакыйгалардан хәбәрдар булу кирәк, димәк, кулны идарә итү пультында тоту дигән сүз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев