Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сәүдә комплексы ачылды

    Ра­йон үзә­ген­дә яңа сәү­дә комп­лек­сы эш­ли баш­ла­ды. Әле­ге за­ман­ча би­на­ны 9 эш­мә­кәр ха­тын-кыз бер­лә­шеп, үз ак­ча­лы­ры­на тө­зе­гән­нәр. Яңа­чиш­мә­ле­ләр алар­ны ях­шы бе­лә­ләр, элек алар ки­ем-са­лым һәм аяк ки­ем­нә­ре бе­лән шу­да ук, тик ачык һа­ва­да са­ту итә иде­ләр. Са­ты­ла­сы то­вар­лар­ны яң­гыр­дан, кар­дан кап­лап то­тыр­га, һәр көн­не шу­шы әй­бер­ләр­не са­ту­га ку­еп, ә ан­на­ры...

    Ра­йон үзә­ген­дә яңа сәү­дә комп­лек­сы эш­ли баш­ла­ды. Әле­ге за­ман­ча би­на­ны 9 эш­мә­кәр ха­тын-кыз бер­лә­шеп, үз ак­ча­лы­ры­на тө­зе­гән­нәр.

    Яңа­чиш­мә­ле­ләр алар­ны ях­шы бе­лә­ләр, элек алар ки­ем-са­лым һәм аяк ки­ем­нә­ре бе­лән шу­да ук, тик ачык һа­ва­да са­ту итә иде­ләр. Са­ты­ла­сы то­вар­лар­ны яң­гыр­дан, кар­дан кап­лап то­тыр­га, һәр көн­не шу­шы әй­бер­ләр­не са­ту­га ку­еп, ә ан­на­ры яңа­дан сум­ка­лар­га ту­ты­рыр­га ту­ры кил­гән. Хә­зер күл­мәк, курт­ка, баш һәм аяк ки­ем­нә­ре һ.б. вит­ри­на­га те­зел­гән, мах­сус ас­лык­ка, ки­ем эл­геч­ләр­гә элен­гән. Һәр бү­лек­тә ки­ем­не ки­еп ка­рау уры­ны, көз­ге бар, мон­да җы­лы, як­ты, уңай­лы, кыс­ка­сы, са­ту итү­че­ләр яңа шарт­лар­га сө­е­неп туя ал­мый­лар:

    - Әгәр без элек кы­шын су­ык­та озак ва­кыт­лар буе ба­сып то­ра ал­ма­сак, хә­зер без­нең ки­бет ишек­лә­ре кө­но­зын ачык. Без мо­ңа бик шат­ла­на­быз. Хә­ер, кү­бе­без банк­тан 3-4­шәр ссу­да ал­сак та, мон­дый уңай­лык­лар шу­ңа то­рыр­лык ди­без. Са­тып алу­чы­лар­га да кү­ңел­ле, дип сөй­лә­де Ан­то­ни­на Зу­бо­ва.

    Шим­бә көн­не, 3 нче но­ябрь­дә, ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов сәү­дә комп­лек­сын­да бул­ды. Ул сәү­дә итү­нең ба­ры­шы бе­лән кы­зык­сын­ды, үз күз­лә­ре бе­лән күр­гән­нәнр­дән ка­нә­гать кал­ды. Эш­мә­кәр­ләр яр­дәм күр­сәт­кә­не өчен аңа рәх­мәт сүз­лә­ре җит­кер­де­ләр, ул исә, үз чи­ра­тын­да, алар­ның биз­нес­ла­ры­ның чә­чәк ату­ын те­лә­де. Рә­сем­дә: бү­лек ху­җа­сы Вә­си­мә Мө­хет­ди­но­ва са­тып алу­чы­га чал­бар сай­ла­шыр­га бу­лы­ша.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: