Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Шахмай АҖнең хезмәт ресурслары: уңай һәм тискәре яклары

Хезмәт ресурслары элеккечә үк авыл җирлегенең икътисади үсешенең мөһим индикаторларыннан берсе булып кала бирә.

Районның финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча чираттагы киңәшмәдә төп мәсьәләләрнең берсе – салымнар җыю мәсьәләсе булды. Шахмай АҖ бюджетының ничек формалашуы турында АҖ башлыгы Ильяс Гаризов сөйләде. Бу җирлектә салымнар җыюда очрый торган проблемалар башка җирлекләрдәге проблемалар белән охшаш.

«Шахмай авыл җирлеге бюджеты шул исәптән физик затлар кеременә салымнан, милек һәм җир салымыннан туплана.

Шахмай АҖнең өч торак пунктында (Шахмай, Чаллы Башы һәм Чертуш) 1282 кеше теркәлгән, ә 1000 кеше яши.

Хәзерге заман шартларында авыл җирлеге бер үк вакытта яшәү урыны да, анда яшәүчеләр өчен хезмәт урыны да булып тормый. Кагыйдә буларак, авылда эш урыннары чикләнгән, авыл җирлегендә вакансияләр юк. Шуңа күрә, халык эш булган урыннарда эшкә урнаша.

Безнең авылларда АҖ территориясендә урнашкан оешмаларда эшләмәүче халык керем алу өчен түбәндәге вариантларның берсен сайлый: шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерәләр, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге ачалар, үзмәшгульлек белән шөгыльләнәләр яки теркәлмичә эшлиләр.

Шахмай АҖ территориясендә эшкә яраклы халык 464 кеше тәшкил итә.

Муниципаль учреждениеләрдә 110 кеше эшли (бу - мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, ФАПларда, клубларда һәм китапханәләрдә, АҖ башкарма комитетында.

Авыл хуҗалыгында 155 кеше эшли, шул исәптән «Агро-Основа» ҖЧҖдә - 110, КФХда - 45.

Сәүдә өлкәсендә 18 кеше эшли, әмма безнең территориядә 5 кенә шәхси эшмәкәр бар (12 кеше мәшгуль), алардан 106 мең сум НДФЛ керде.

26 кеше хуҗалык-исәпле учреждениеләрдә эшли, газчылар, энергетиклар, ветстанцияләр һ.б. оешмаларда эшләүчеләрдән салым керми.

 

 

Сәнәгатьтә (нефтьчеләрдә) безнең җирлектәге 25 кеше эшли, әмма монда да шулай ук безгә НДФЛ юк.

Узган елдан башлап үзмәшгульләр категориясе барлыкка килде, безнең территориядә 5 кеше теркәлгән, алардан 14368 сум салым керде.

Районнан читтә 60 кеше эшли, икесе – Мәшгульлек үзәгендә исәптә тора, бишесе - хуҗабикә.

Шахмай АҖ буенча 2021 ел өчен үзкеремнәр керү планы 2 млн. 502 мең сум тәшкил итә. 1 октябрьгә 1 млн. 332 мең сум кергән, бу еллык планның 53% ын тәшкил итә.

Милек салымы буенча планның 8 проценты, җир салымы - планның 16 проценты гына җыелган.

НДФЛ буенча еллык план 360,0 мең сум тәшкил итә, 1 октябрьгә 867 мең 08 сум кергән, бу «Агро-Основа»дан күчерелгән НДФЛ аркасында еллык планның 241% ын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев