Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Шахмай авылы музеенда Тәрбиячеләр көнен билгеләп үткәннәр

27 сентябрьдә мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде.

Шул уңайдан "Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее" филиалы лаеклы ялда булган авыл тәрбиячеләрен һәм "Ромашка" балалар бакчасы хезмәткәрләрен бәйрәм кичәсенә чакырган.

“Без кунакларга әдәби биремнәр тәкъдим иттек. Алар мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр, тиз арада төрле сорауларга да җаваплар таптылар. Моннан тыш, татар орнаменты рәсемнәрендә чигү буенча биремнәр булды. Бәйрәм ахырында без барыбыз да чәй табыны артында әңгәмәне дәвам иттек", - дип хәбәр итте редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев