Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Шахмай авылында «Без тарихта эзлебез» республика фестиваленең район этабы булып узган

Шәҗәрә бәйрәмендә Яңа Чишмә районы авыл җирлекләреннән килгән гаиләләр катнашкан.

26 мартта Шахмай авыл клубында «Без тарихта эзлебез» республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы булып узган. Конкурс ел саен ТРның Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, Татарстан һәм гаиләләр тарихына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен оештырыла.

Конкурста дүрт гаилә үз шәҗәрәләрен сөйләгән: Черемухово Бистәсеннән Захаровлар, Шахмайдан Шәриповлар, Екатерина Бистәсеннән Хорьковлар һәм Акъярдан Садретдиновлар.

Тубылгы Таудан «Гражданлык инициативасы» милли премиясенең «Киләчәк гаиләсе» номинациясендә җиңгән һәм «Нечкәбил - 2019» республика конкурсында катнашкан Хөсәеновлар гаиләсе «Минем шәҗәрәм» мастер-классы белән конкурстан тыш чыгыш ясаганнар.

Конкурсантлар 19 нчы гасырдан башлап үзләренең генеалогик агачларын тәкъдим иткәннәр, үз нәселләренә нигез салучылар турында сөйләгәннәр. Алар гаилә рецептлары буенча әзерләнгән милли ризыклардан матур табын оештырганнар һәм үз гаиләләрен тәкъдим итеп чыгыш ясаганнар. Чыгышның һәр өлеше жюри тарафыннан берничә критерий буенча бәяләнгән.

Һәр нәсел вәкиле өчен горурлык хисләре белән сугарылган шәҗәрә бәйрәме турында «ЯЧХ»ның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев