Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Шахмай авылында узган авыл җыенында җирлек эшенә йомгак ясалды

Җирлек башлыгы Ильяс Гаризов узган елдагы эшләр һәм 2021 елга планнар турында сөйләде

Ул җыелучылар алдында авыл җирлегенең керемнәре һәм чыгымнары, шул исәптән үзара салым акчаларыннан файдалану турында хисап тотты.

2020 елда АҖ башкарма комитетына халыктан 537 мөрәҗәгать кергән: алар арасында коммуналь түләүләр, пенсия (259), социаль яклау (224), сәүдә, тәртип саклау, ШЯХларга кредит бирү буенча мәсьәләләр бар иде.

-Җирлек халкының төп керем чыганагы булып терлекчелек тора,- диде Ильяс Гаризов. Өч авылдан бер ел эчендә 48 млн.450 мең 435 сумлык 2 052 342 литр сөт җыелган. Ит һәм сөт продукциясе җитештереп,  авыл халкы үз гаилә бюджетын 168 млн. сумга арттырган. Хәзерге вакытта ШЯХларда 592 сыер һәм 1200 баш МЭТ асрала. 2019 ел белән чагыштырганда МЭТ саны 32 башка, сыерлар – 14кә арткан. 2021 елның беренче аена башка терлекләрнең дә баш саны арткан. Өч авылда сөтне иң күп тапшыручылар: Баһаветдинов Илгиз, Лотфуллин Илгиз, Сәлахов Фәнис, Әхмәтов Марс, Гайфетдинов Заһид, Төхвәтуллин Илшат, Ситдыйков Фоат, Хөснетдинов Илфат.

2020 елда авыл хезмәтчәннәре тарафыннан 104 тонна ит җитештерелгән. Санап үткән барлык күрсәткечләр халыкның ни дәрәҗәдә тырышып эшләвен күрсәтә һәм, әлбәттә, моңа республика һәм район ягыннан ШЯХларга ярдәм итү буенча гамәлдәге чаралар да ярдәм итә.

Моннан тыш, җирлектә 7 гаилә фермасы эшли, аларда 234 баш МЭТ һәм 63 сыер асрала. Җирлектә гаилә фермаларының санын арттыру өчен мөмкинлекләр бар һәм 2021 елда фермалар барлыкка килер дигән өмет белдерә Ильяс Гаризов. Республика тарафыннан яшь фермерларга грантлар бирелә. 2020 елда бу мөмкинлектән Гарифуллин Илдар файдаланган.  Мини-ферма төзү өчен  2 хуҗалык документларын тапшырган һәм алар 400 000 сум күләмендә субсидия алган инде.

Авыл хезмәтчәннәре үзләре җитештергән продукцияне базарларда һәм ярминкәләрдә сатуда катнаша.

«Терлекчелек ярдәмендә авыл халкының тормыш-көнкүреше яхшыра. Мал асраучы хуҗалыкларда сөтне дә күп савалар, тормыш дәрәҗәсе дә башка:  әйбәт хәлдәге йортлар, ишегалларында машиналар, тракторлар тора. 2020 елда өч авылда 58 трактор бар иде», - ди җирлек башлыгы.

АҖдә даими яшәүчеләр - 412 йортта 1020 кеше, шул исәптән Шахмай авылында – 174 йортта 517,  Чаллы Башында - 151 йортта 489, Чертушта – 87 йортта 296 кеше яши .

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар - 50, мәктәптә укучылар - 96, эшкә яраклы яшьтәгеләр - 688 кеше (шул исәптән авыл хуҗалыгында - 121, бюджет өлкәсендә - 134, нефть өлкәсендә - 25, районнан читтә – 298 кеше эшли). Эшсезләр саны - 21 кеше: биржада - 6 кеше һәм 15 хуҗабикә исәптә тора. 2020 елда ике егет армиягә киткән. Узган елда 9 бала туган (Шахмайда – 2,  Чаллы Башында – 3, Чертушта – 4).

АҖ башлыгы докладыннан тыш,  өстәмә доклад белән Шахмай ФАП мөдире Айсылу Сираҗетдинова, «Агро-Основа» ҖЧҖ директоры урынбасары Айнур Габидуллин чыгыш ясадылар. Җыенга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова йомгак ясады.

Соңыннан Илһам Илаловка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Авыл тормышында актив катнашучылар һәм юбилярлар - Резеда Абдуллина, Фәридә Нуртдинова, Рәис Мифтахетдинов һәм Гөлфания Ганиевалар АҖ башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев