Шахмай балалары җәй рәсемен ясый
Асфальтта рәсем ясау - урамда уйнаганда күңелле шөгыль генә түгел, бу - баланың иҗаты да, әйләнә-тирә дөньяны танып белүе дә. Асфальтка рәсем ясау кәгазьдә карандаш белән йөртү түгел бит, биредә бөтенләй башка хис-кичерешләр.
Без бүген балалар белән җәйнең матурлыгын асфальтта чагылдырырга тырыштык. Балалар, берничә төркемгә бүленеп, үз рәсемнәрен ясадылар. Һәркемнең җылы, шатлыклы һәм уңай эмоцияләргә бай булган үз җәе барлыкка килде, ә без, мәдәният хезмәткәрләре, аларның җәйләрен тагын да матуррак итеп бизәргә булышабыз, ди Шахмай АМЙ директоры Гөлүсә Баһаветдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев