Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Шахмай мәктәбе укучысы Тимур Саттаров ел саен татар теле буенча абруйлы әдәби конкурсларда җиңү яулый

Язын ике атна дәвамында ул шундый конкурсларда дүрт җиңү яулаган.

Сәләтле егет
Болар: Казан Актерлар йортында узган XI Халыкара Тукай укуларында 1 урын; «Созвездие-Йолдызлык» суперфиналында «Конферанс» номинациясе буенча диплом, «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар конкурсында 1 урын һәм Екатеринбургта Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Тукайның 135 еллыгы уңаеннан оештырылган «Туган тел» төбәкара конкурсында Гран-при.

Туган телдә үткәрелә торган әдәби конкурсларда Тимур үзенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадрия Гыйльманова җитәкчелегендә 5 нче сыйныфтан бирле катнаша. Ул сәләтле малайны Шахмай мәктәбенә эшкә килүгә үк күреп алган. Тимур шигырьләрне җиңел генә өйрәнә һәм сәнгатьле итеп укый торган булган. Тик укытучысы аңа беренче тапкыр Тукай шигырьләрен сөйләүчеләр конкурсында катнашырга тәкъдим иткәч, Тимур ризалык бирмәгән. Укытучысына ачыктан-ачык «юк», дип әйтергә оялып, аның өстәлендә язу калдырган... Әзерләнергә вакыт җитмәс, дип уйлаган. Өйдәге зур хуҗалык эшләрен әниләре үзе генә башкара, ә ул апасы Лилия белән аның бердәнбер ярдәмчеләре. 
Апалы-энеле
Әмма педагог үз фикереннән чигенми һәм Тимурның әнисе белән очраша, улының сәләтен үстерергә кирәклеген аңлата. Тимур конкурста Һади Такташның «Карт артист» шигырен өйрәнеп катнаша һәм җиңү яулый. Әлеге вакыйга, әлбәттә, Тимурны сөендергән һәм рухландырган, чөнки төрле илләрдән килгән конкурсантлар саны биш йөздән артык булган. Апасы Лилия дә 3 сыйныфтан бирле шигырь уку конкурсларында катнашып, җиңүләр яулаган, ләкин энесе хакына ул елны катнашмый калган. Шул вакыттан бирле беренчелек пальмасы Тимурга күчә. Тукай укуларында ул инде дүрт тапкыр җиңүче булган. Жюри әгъзалары ел саен алышынып торса да, аларның Тимур турындагы фикерләре берүк.

Апасы белән алар талант ияләре. Әмма Лилия үз игътибарын күбрәк укуга юнәлдерергә тырыша, чөнки киләчәктә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга тели. Быел ул 11 сыйныфны тәмамлый. Тимур 10 нчы сыйныфта укый һәм аңа конкурсларга әзерләнү һәм аларда җиңү ошый. Апасы гел бишлеләргә генә укый, ә Тимурда берничә дүртле бар. Тимур гуманитар юнәлешне күбрәк үз итсә дә, физика һәм математиканы да белә. Аның яраткан мәктәп фәннәре - татар теле һәм әдәбияты, ә Кадрия апасы, әлбәттә инде, яраткан укытучысы.  Тимур үзенең рус теле укытучысы Гөлгенә Шамил кызы турында да зур ихтирам белән сөйли, бу фән буенча да аңарда «5»ле. 
Сәләтне укытучы шомарта
Һичшиксез, Тимурның дәрәҗәле конкурсларда җиңүе - аңа белем биргән һәм конкурсларга әзерләгән, һәр эштә дә булышкан һәм андый чараларда катнашуга стимул бирә торган укытучының да зур казанышы ул. Ел саен тәҗрибә өстәлә, осталык та арта бара. Әлбәттә, остаз да, аның шәкерте дә барысы да үзләре ниятләгәнчә килеп чыккач, канәгать булып калалар. Димәк, тырышлыклары, көннән-көн репетицияләрдә көч түгүләре юкка гына булмаган. Кадрия Кыямовна бер Тимурда гына туган телгә карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяткан, дип әйтү дерес булмас. Аның күп кенә укучылары үз тормышларын татар телен үстерү белән бәйләгән - республика газеталарында һәм журналларында татар журналистлары сафларын тулыландырган яки укытучы һөнәрен сайлаган. Ул Тимурның «Татар сүзе» дигән бик дәрәҗәле бәйгедә чираттагы уңышына сөенүе турында әйтте.  «Анда байтак кына кеше катнашты, аларның саны ике меңнән дә ким булмагандыр. Балалар гына түгел, танылган актерлар да, күренекле шәхесләр дә шигырьләр укыдылар. Тимур исә иң яхшы шигырь укучылар «алтылыгы»на керде, тик финалга чыгучылар өчлегенә эләкмәде. Без бу җиңүдән бик канәгать. Димәк, без дөрес юлда, димәк, без дә дә булдырабыз!» -  дип сөенә педагог. Тимурның Екатеринбургта җиңүе турында Кадрия Кыям кызы очраклы рәвештә генә белеп ала.

«Туган тел» фестиваленең Гран-при бүләге Татарстан малае Тимур Саттаровка бирелде», - дигәннәр «Яңалыклар» тапшыруында. Укытучыга мондый хәбәрне ишетү бик күңелле булгандыр, мөгаен.

Конкурс өчен шигырьләрне укытучы, гадәттә, баланың характерына туры китереп сайлый. Конкурс шартларында каралган булса, видео да төшерәләр. Тимурның ничек итеп шигырь укуын күрергә, һәм ишетергә кирәк. Яхшы куелган тавыш белән, сәнгатьле итеп, хисләнеп башкара ул аны. Чын актер, диярсең! «Мөгаен, сәхнә осталыгы дәресләрен алгандыр?» - дип сораганнар   укытучыдан. «Юк, аның бердәнбер «тренеры» мин генә, - дип көлә Кадрия Кыямовна. - Ул бик сәләтле, хисчән, классик һәм башка әсәрләрне дә матур укый. Тимур бик тырыш, аның хәтере яхшы, актерлык сәләте дә бар.  Сәхнәдә бөкерәеп тормасын өчен гәүдәне төз тотуына игътибар итәбез. Кайчагында шәһәрләрдә 3-4 көн яшәргә туры килә. Мәктәп каршы килми, укучыны җибәрә. Ул әле өйдә - хуҗалыкта да күп эшли, арый да торгандыр. Тик мондый көннәрдә әнисе бар эшне үз өстенә ала, кирәк икән, улы барсын, ди.  Мәгариф бүлеге безне һәрьяклап хуплый һәм транспорт бүлеп бирә. 
Бер хикәя тарихы


Тимур әдәби китаплар укырга ярата. Кадрия Кыям кызы даими рәвештә аңа мәктәп китапханәсеннән яхшы китаплар сайлап бирә. Ул аңа моның өчен бик рәхмәтле. Аның яраткан язучылары - Муса Җәлил, Һади Такташ, шагыйрә Клара Булатова. Ул үзе дә хикәяләр яза икән - әнисе, сеңелесе, дуслары турында. Аларның берсен Кадрия Кыям кызына да күрсәткән әле ул. Хикәяне «Глаголица» балалар әдәби премиясе һәм «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар конкурсларына җибәргәннәр. Нәтиҗәдә, Тимур аларның икесендә дә җиңгән, гәрчә катнашучы балалар бик күп булса да. Сайлап алу турларында ул үз хикәясен сәхнәдән укыган. 1 нче урынны яулавы турында ТР Президенты катнашында үткән финалистларны бүләкләү тантанасында гына белгән. Дипломнан тыш, аңа 10 мең сумлык сертификат та тапшырганнар, ә «Глаголица»да планшет бүләк иткәннәр (сүз уңаенда, 18 сентябрьдә Тимур үзенең  башка хикәясе белән катнашкан конкурс нәтиҗәләре көтелә). Җиңүченең хикәясе ике конкурсның да альманахына кергән һәм «Ялкын» журналында басылган. Аның тарихы болайрак. Бервакыт дуслары Тимурны Яңа елны бергә билгеләп үтәргә чакырганнар, барырга бик теләсә дә, ул бармаган, чөнки бәйрәм көнендә әнисен ялгызы гына калдырырга теләмәгән. Бу хәл аның күңелендә дулкынлану хисләре уяткан һәм менә шул чакта «Әтиле ятим» хикәясе туган. Анда улының әнисе алдындагы бурычы һәм шатлыкта да кайгыда да алар янәшәсендә булырлык чын әти турында хыяллануы һәм балаларын калдырып киткән, гаиләгә булышмаучы үз әтисенә үпкәләү чагылдырылган. 
Татар малае

Тимур иҗади сәләткә ия булса да, барыбер гади авыл малае булып кала. Өйдә әнисенә дә бик күп ярдәм итә: аларның дүрт сыерлары, биш үгезләре, бозаулары, сарыклары бар. Әниләре сыерларны сава, балалар исә терлекләрне ашаталар һәм урыннарын чистарталар. График буенча көтү дә көтәләр. Болдыр янында без ал төстәге чәчәкле клумбаларны күрдек: «Болар белән, мөгаен, Лилия шөгыльләнәдер?», - дидек. «Юк, бу мин, мин чәчәкләр яратам», - диде Тимур. Чын татар малаена хас буларак, Тимур атлар ярата. Район ярышларында катнаша һәм җиңә. Аңарда жокей кубоклары күп. Быел район Сабан туенда беренче урын алуы белән нык горурлана.

Аның Буян кушаматлы үз аты бар.

Әмма ат узышларында ул Кышкы әкият исемле ат белән катнаша. Аны Тимурга Тубылгы Таудан атлар үрчетүче биргән. Безнең героебыз милли көрәш белән дә шөгыльләнә, башка малайлар кебек үк, футбол, волейбол уйный. 
Хыял
Тимур телевидениедә диктор яки тележурналист булу турында хыяллана. Үзе әйткәнчә, ул тырышачак. Ә нәрсә? Аның сәләте бар. Ә конкурсларда катнашу аны максатларына якынайта гына. Бервакыт ул ТНВда татар телен белүчеләр программасында булган иде инде. Өч кешедән торган Шахмай мәктәбе командасы башка район командасы белән көч сынашты. Һәм ничек уйлыйсыз, кем җиңгән? Татар яшьләре туган телләрен камил белергә, иҗат итәргә омтылырга тиеш. Тимурга татарча сөйләшү һәм язу ошый. Бәлки, иҗатын дәвам иткән очракта, аның үсешенә үз өлешен кертер әле. Ничек кенә булмасын, журналист буларак, ул үзе дә текстлар иҗат итә алачак. Ә менә укытучы җитәкчелегендә мондый җиңүләр һәм шундый эш алып барылганда, хыял һичшиксез тормышка ашачак. Тимур фикеренчә, ул үзен дөрес юнәлешкә җибәрүче остазы булу белән бик бәхетле. Баланың  сәләтен үзвакытында күреп, вакытын һәм көчен кызганмыйча, эш итә белүче педагоглар булуы - үзе зур бәхет бит ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев