Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Шахмай музеенда «Табигатькә мәхәббәт» дигән чара узган

Чара рус рәссамы тууына 190 ел тулуга багышланган.

2022 елның 24 гыйнварында «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее»нда рус пейзажчы-рәссам Иван Иванович Шишкинның (1832-1898) тууына 190 ел тулуга багышланган чара булып узган.

«Шишкин сәнгате чыннан да күңелгә якын һәм һәркемгә аңлаешлы. Ул халык аңында, аның шигъри иҗатында, җырларында яшәгән рус табигатенең матурлыгын уз картиналарында тасвирлый. И.И. Шишкинның осталыгы гомумтанылган. Аның картиналарын рус сәнгатенең энҗе бөртекләре һәм чын шедеврлары дип атыйлар», - дип сөйләде балаларга музей директоры Гөлүсә Баһаветдинова.

Чарада катнашучыларны ул рәссамның биографиясе белән таныштырган, аның картиналары галереясына «экскурсия» үткәргән, тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар сөйләгән. Күренекле рәссам картиналарының кайберләре Милли рәсем сәнгате классикасына әйләнгән, зур популярлык казанган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев