«Шешминка» ансамбле Кырым яр буенда ял иткән
Смена вакытында балалар «Артек», «Сатера» сәламәтләндерү лагерьларында, шулай ук Севастопольнең Офицерлар йортында булып узган концертларда чыгыш ясаганнар.

«14 июльдән 2 августка кадәр «Шешминка» хореография ансамблендә катнашучылар - Яңа Чишмә сәнгать мәктәбе укучылары Алушта шәһәрендәге «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагерында ял иттеләр», - дип хәбәр итте БСМ директоры Ирина Слимова.
Һәр көн яңа вакыйгалар белән тулы иде. Балалар диңгездә коенып, кояшлы пляжда кызынганнар.
Безнең талантлы балаларыбыз «Нептун көне», «Халыклар дуслыгы көне», «Йолдызлар парады» һәм башка чараларда үзләренең актерлык осталыкларын күрсәткәннәр. Ансамбльдә катнашучылар яңа дуслар тапканнар, хореография буенча мастер-класста булганнар.

Смена ахырында була торган «капустник»та балалар үзләренең «Сатера» лагерында ял итү турындагы тәэсирләре белән уртаклашканнар.
Смена иҗади коллектив җитәкчеләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланган. «Шешминка» ансамбле җитәкчесе Валентина Ерохина да Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелгән.

Шулай ук ансамбльнең һәр катнашучысына истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Ансамбль коллективы «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Александрович Туманов җитәкчелегендәге администрациягә һәм, әлбәттә инде, безнең район башлыгы Вячеслав Михайлович Козловка һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерә.
«Бу онытылмаслык ял матур мизгелләр һәм кызыклы очрашулар белән истә калды», - диләр балалар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев