Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Сөлчә-Баш авылыннан Мирза Сатдаров 50 елга якын диярлек тракторда эшли

16 гыйнварда «Әхмәтвәлиева Г.Г.» КФХ механизаторы Мирза Гали улы Сатдаровка 65 яшь тула.

...Без аның белән бер сыйныфта укыдык. Ул тыйнак, оялчанрак малай иде. Уртача укыды, әмма техниканы кече яшьтән үк бик яхшы белә иде.

Шуңа күрә Мирза 8 сыйныфтан соң ук Акташтагы СПТУда тракторчы һөнәренә укыды, армиядә хезмәт итте һәм менә инде 50 елга якын үзенең туган авылында Сөлчә-Башта хезмәт куя.

-Ул бик намуслы, карусыз һәм үз эшен яхшы белүче механизатор, - ди аның турында КФХ башлыгы Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева. –Инде байтак еллар шул ук бер Т-150 тракторында эшли.

Техниканы һәрдаим карап тора, вакытында ремонтлый, шуңа да техникасы яхшы хезмәт итә.

Кышкы чорда Мирза авыл урамнарын, фермага кадәр юлларны чистартуда мәшгуль, ә яздан алып көзгә кадәр ул гел басуда. Кырлардагы һәр чокырны белә, барлык төр эштә - тырмалау, культивацияләү, чәчүдән башлап көзге эшкәртүгә кадәрге эшләрдә (хәтерлим әле, без аны ике тапкыр сыйныфташлар очрашуына чакыргач, ул «җир сөрәм, килә алмыйм»,  дигән иде).

Менә шундый ул, намуслы авыл хезмәтчәне Мирза Гали улы Сатдаров. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул берничә тапкыр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район һәм КФХ җитәкчелегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше Кәүсәрия белән яхшы итеп каралган, иркен йортта яшиләр, өч ул үстергәннәр, алты оныклары бар.

Ике улы гаиләләре белән Түбән Камада, ә бер улы гаиләсе белән Яңа Чишмәдә яши (ул - ЮХИДИ хезмәткәре).

 

 

Кәүсәрия дә КФХда эшләгән - ферма мөдире, кибеттә сатучы, хәзер пенсиядә. Әмма урып-җыю вакытында КФХга ярдәм итә - ашханәдә пешекче булып эшли. Ике ел элек Согуд Гарәбстанында хаҗга барган, хәзер мәчеттә гарәп телен өйрәнә. Мирза Гали улы да мәчеткә көндәлек намазларга йөри.

-Безгә туган авылыбызда яшәү бик уңайлы, - диләр алар. - Су, газ, асфальт юл – барысы да бар, шартлар шәһәрнекеннән ким түгел. Ә җәй көне монда бөтенләй матур, урман якында гына - җиләк, гөмбә дигәндәй. Хуҗалыкта үзебез өчен берничә баш үгез асрыйбыз.

Сөлчә-Баш авылы зур булмаса да, 30лап хуҗалык бар, әмма халык үзенең кече ватанын бик ярата һәм, алар авылның бетүенә юл куймаслар, без моңа ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев