Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Сәмум” белән элемтә нык

    Шеф­лык­ка алын­ган "Сә­мум" ко­раб­ле офи­цер­ла­рын­нан тор­ган де­ле­га­ция 2 көн­лек ви­зит бе­лән без­нең ра­йон­да бу­лып кит­те. Диң­гезч­еләр ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов бе­лән оч­раш­ты­лар, ра­йон үзә­ген­дә ис­тә­лек­ле урын­нар­ны ка­рап әй­лән­де­ләр, диң­гез­че ка­дет­чы­лар тәр­би­я­ләү­че­ Я­ңа Чиш­мә урт­а мәк­тә­бен­дә бул­ды­лар. "Сә­мум"­да хез­мәт итү­че як­таш­ла­ры­быз­ның әти-әни­лә­ре бе­лән оч­раш­т­ы­лар. Яңа­чиш­мә­ле­ләр ку­нак­лар­ны бик җы­лы кар­шы­ла­ды­лар. Ра­йон һәм...

    Шеф­лык­ка алын­ган "Сә­мум" ко­раб­ле офи­цер­ла­рын­нан тор­ган де­ле­га­ция 2 көн­лек ви­зит бе­лән без­нең ра­йон­да бу­лып кит­те. Диң­гезч­еләр ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов бе­лән оч­раш­ты­лар, ра­йон үзә­ген­дә ис­тә­лек­ле урын­нар­ны ка­рап әй­лән­де­ләр, диң­гез­че ка­дет­чы­лар тәр­би­я­ләү­че­ Я­ңа Чиш­мә урт­а мәк­тә­бен­дә бул­ды­лар. "Сә­мум"­да хез­мәт итү­че як­таш­ла­ры­быз­ның әти-әни­лә­ре бе­лән оч­раш­т­ы­лар. Яңа­чиш­мә­ле­ләр ку­нак­лар­ны бик җы­лы кар­шы­ла­ды­лар.

    Ра­йон һәм ко­рабль ара­сын­да тө­зел­гән ки­ле­шү кы­са­ла­рын­да ра­ке­та ба­та­ре­я­сы ко­ман­ди­ры Алек­сандр Дро­бы­шев Яңа Чиш­мә­гә ин­де өчен­че мәр­тә­бә кил­сә, өл­кән ра­ди­о­мет­рист-ар­тил­ле­рист Га­зыйм Ба­һа­вет­ди­нов, өл­кән ра­ди­о­тех­ник Сер­гей Щед­рин һәм фельд­шер Ген­на­дий Бо­га­ты­рев­ның без­нең як­лар­га бе­рен­че сә­фәр­лә­ре. Мәк­тәп­кә кер­гән­че алар баш­та элек­ке­ге ра­йон баш­лы­гы Алек­сандр Губ­кин ис­тә­ле­ге­нә ку­ел­ган ме­мо­ри­аль так­та­га чә­чәк­ләр куй­ды­лар. Ан­нан баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк бе­лән бер­гә­ләп алар мәк­тәп­тә­ге "Сә­мум" РКВП му­зе­ен ка­ра­ды­лар, ка­дет­чы­лар бе­лән гәп­ләш­те­ләр, со­рау­лар­га җа­вап­лар бир­де­ләр, дә­рес­тә бе­рен­че сый­ныф уку­чы­ла­ры­на ко­рабль ясар­га бу­лыш­ты­лар. Компь­ю­тер клас­сын­да бул­ды­лар. Ан­нан акт­лар за­лын­да уку­чы­лар һәм мә­дә­ни­ят бү­ле­ге ар­тист­ла­ры алар хөр­мә­те­нә кон­церт бир­де­ләр һәм хәр­би диң­гез фл­о­ты кө­нен бәй­рәм итү, як­таш­ла­ры­быз­ның ко­рабль­дә­ге хез­мә­те, ту­ган җир­дә оч­ра­шу­лар ту­рын­да ви­де­о­фильм күр­сә­тел­де.

    "Е­рак­та, то­ман­нар ар­тын­да" ди­гән җыр­ны бер­гә­ләп баш­кар­гач, һәр класс бе­лән кү­мәк­лә­шеп фо­то­га төш­кән­нән соң ку­нак­лар мәк­тәп бе­лән сау­бул­лаш­ты­лар. Алар­ны Шах­май­да хез­мәт итү­че егет­ләр­нең әти-әни­лә­ре белән оч­ра­шу кө­тә иде. Диң­гез­че­ләр де­ле­га­ци­я­се ра­йон­да ел са­ен бу­ла, яңа­чиш­мә­ле­ләр дә Се­вас­то­поль­гә ку­нак­ка ба­ра­лар, шун­дый оч­ра­шу-кү­ре­шү­ләр ко­рабль бе­лән ра­йон ара­сын­да­гы элем­тә­ләр­не ны­гы­та ба­ра. Яз­ма­га ка­ра­та фи­кер­лә­ре­гез­не га­зе­та­быз­ның novoshishminsk. ru сай­ты­на җи­бә­рә ала­сыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: