Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Сәмум» корабында диңгезчеләр белән очрашу

Кара диңгез флотының шефлыкка алынган «Сәмум» кораблендә хезмәт итүче якташларыбыз белән ел саен очрашулар традициягә әверелде.

Быел да район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк Севастопольдә булып, диңгезчеләр белән очрашты.

Хәзерге вакытта анда безнең районнан сигез диңгезче хезмәт итә, икесе тиздән демобилизацияләнәчәк. Быел команданы безнең районнан тагын дүрт егет тулыландырды.

Валентина Семеняк хезмәт итү шартлары белән танышты, ата-аналардан һәм туганнарыннан сәламнәр тапшырды.

Ул шулай ук корабль командиры 2 ранг капитаны Александр Журбин белән дә очрашты, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм корабльнең шәхси составына истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев