Сөлчә Баш авылында күркәм традицияләрне дәвам итеп, Корбан ашы үткәрелде
20 нче июнь көнне Сөлчә Баш авылының халык ярдәме белән яңадан ремонтланган «Мәүлет» мәчетендә Корбан мәҗлесе узды.
Бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов мәчетне төзекләндерүдә ярдәм күрсәткән һәркемгә аерым рәхмәтен белдерде. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, мәчетне капиталь ремонтлауда иганәчеләр һәм авыл халкы зур көч салган.

Җәүдәт Махмүтович авыл халкының, бигрәк тә яшьләрнең һәм балаларның мәчеткә йөрүен, мәчетнең буш тормавын теләде.
Чара барышында авылдашлар аралашты, хәл-әхвәл белеште, бергәләп догалар кылды.
Зур казанда корбан итеннән хуш исле шулпа пешерелде. Табыннар мул булды, ә җылы очрашу һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.
Корбан ашы авыл халкын берләштергән, күңелләрне якынайткан матур бәйрәмгә әверелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев