Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Совет утырышында мөһим мәсьәләләр каралды

Яңа Чишмә муниципаль район Советының 18 мартта узган 42 нче утырышында норматив-хокукый характердагы мөһим мәсьәләләр карап тикшерелде. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырыш эшендә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашты һәм чыгыш ясады.

Башта депутатлар 2014 елда район бюджетының үтәлеше турында карар проектын хупладылар. Керемнәр 459 млн. 938 мең сум, чыгымнар - 460 млн. 588 мең сум тәшкил иткән. Чыгымнар 650 мең сумга артык тотылган. 2015 елның 25 мартында сәгать 10 да район Советының актлар залында (Совет урамы, 80 йорт) шушы мәсьәлә буенча ачык тыңлаулар үтәчәк.
Депутатлар шулай ук Советның 2015 елга һәм пландагы чорга - 2016-2017 елларга булган бюджеты турындагы карарына кайбер үзгәрешләр керттеләр. Аннан соң утырышта 2014 елда районның Контроль-хисап палатасының эше турында аның рәисе Роман Губкин хисап тотты. Отчетта товарлар сатып алу һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә ачыкланган җитешсезлекләр һәм бюджет акчаларын законлы рәвештә һәм нәтиҗәле тотуга контрольлек итү турында тәгаен әйтелде. 2014 елда Палатаның эше канәгатьләнерлек дип танылды.
Район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников районда коррупциягә каршы программаны тормышка ашыру нәтиҗәләре хакында хисап тотты. Мәгълүмат игътибарга алынды.
Кабул ителгән карарда җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә күрсәтелә торган муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына, шул исәптән соңгы звено-кулланучыларны сораштыру юлы белән квартал саен мониторинг үткәрергә тәкъдим ителде.
Утырышта депутатлар яңа редакциядә "Яңа Чишмә муниципаль районы" муниципаль берәмлек Уставы турында карар кабул иттеләр.
Яңа редакциядә Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты турындагы Положение дә кабул ителде.
Утырышта тагын кайбер норматив-хокукый актлар кабул иткәннән соң Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская республикада кеше һәм гражданинның хокукын һәм иреген яклау (үтәү) турындагы информация белән чыгыш ясады. Ул хезмәт хакын вакытында түләү, производствода техника куркынычсызлыгын үтәү, ятим балаларның торак шартларын яхшырту һәм халык сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә тукталды. Информация исәпкә алынды.
Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 42 нче утырышы үз эшен төгәлләде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев