Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Су белән тәэмин итү проблемасы ничек хәл ителә

Районда халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсенең торышы яхшы дип әйтеп булмый. Шул сәбәпле ТКХ белгечләре белән җитди сөйләшү булган. Көн тәртибендә классик сораулар торган: «кем гаепле?» һәм «нишләргә?».

«Суүткәргеч техник корылмаларның күптән төзелүе беркем өчен дә сер түгел», - дигән «Яңа Чишмә ТКХ» МУП директоры Алексей Иванов. - Мөмкин булган саен, җиһазлар һәм челтәрләр ремонтлана һәм алыштырыла, әмма гомумән алганда, су челтәрләре инде күптән җитди чыгымнар һәм капиталь ремонт таләп итә. Без узган елларда алып барылган су куллану буенча журналларны карадык һәм чагыштырма анализ ясадык. Былтыр суны куллану күләме 21 мең кубометр булса, быел исә бу күрсәткеч - 70 мең кубометрны тәшкил итә. Су бирү күләмен арттырып карыйк дисәбез, челтәрләрдә, су басымы артып китү сәбәпле, аварияләр башлана. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы вакытта «идарәче компания халыкны гел алдарга гына маташа», дигән фикер популярлашты. Тик ни өчендер халыкның бакчаларга су сибү һәм маллар эчерү өчен шактый зур күләмдә ресурс урлавы турында сөйләүчеләр юк. ТХК хезмәткәрләре исәпләгәнчә, Яңа Чишмә авылының су алу җайланмаларының берсендә насос сәгатенә 100 куб, шуңа бәйле рәвештә тәүлегенә 2400 куб су суырта, халыкка шул күләмнең 50%ы  гына (иң яхшы очракта) барып җитә. Калган су кая югала соң?  Моны законсыз рәвештә су урлау белән генә аңлатып була», -дигән ул.

«Кызганычка каршы, кайбер кешеләр эчәргә яраклы судан түләми генә  файдаланырга тели. Закон нигезендә инженерлык челтәрләренә рөхсәтсез  тоташкан затларга карата шактый кырыс штраф санкцияләре билгеләнгән. Комиссия булдыруыгызны һәм һәр йортны тикшереп чыгуыгызны сорыйм. Андый кешеләрне закон буенча җәвапка тартырга кирәк!»,- дип ассызыклаган район башлыгы Вячеслав Козлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев