Сугышчыларга чираттагы ярдәм
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм волонтерлар СВО зонасына гуманитар йөк илттеләр
Узган атна ахырында безнең волонтерлар чираттагы гуманитар йөк партиясе белән СВО зонасында якташларыбыз янында булдылар.
Гуманитар ярдәм белән бергә (запас частьләр, төзелеш материаллары, бензопилалар, маскировка челтәрләре, тепловизорлар, болгаркалар, азык-төлек продуктлары, генераторлар, исемле посылкалар, балаларның хатлары һәм башкалар) сугышчыларга ике автомобиль («Нива» һәм УАЗ) тапшырдылар.
Район башлыгы белән бергә СВО зонасына волонтерлар Александр Карпов, Геннадий Котов, Евгений Козлов һәм Алексей Кирюшов барды.
Сугышчыларыбыз якташларының килүенә бик шатландылар, ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр һәм туганнары белән якыннарына сәлам юлладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев