Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Сугышчыларга тагын ике автомобиль илттеләр

Волонтерлар Илгизәр Насыйбуллин, Илфат Нургатин, Илгиз Әхмәтов һәм Андрей Жирнов СВО зонасына чираттагы партия гуманитар йөк илттеләр.

КФХ башлыгы А.А. Савельев һәм «АгроРаздолье» ҖЧҖ тапшырган УАЗ-«буханка»лар яңачишмәлеләрнең хәйрия акчаларына капиталь төзекләндерелгән. Автомобильләрне Сергей Гульков, Александр Шумков һәм Сергей Лазарев яңарткан.

-Ике автомобиль дә 1700 километрдан артык юлны уңышлы үтеп, Северодонецк районындагы безнең сугышчыларга тапшырылды, - диде Илгизәр Насыйбуллин. –11 бушату ноктасында булдык,   бар нәрсәне – авторезина, май, полиэтилен, шәхси посылкалар, газ баллоннары, окоп шәмнәре, тәм-томнар, гигиена әйберләрен һ.б.ны егетләргә тапшырдык. Шулай ук гуманитар йөкнең зур партиясен кыр госпиталенә тапшырдык, моның өчен яңачишмәлеләргә зур рәхмәт.

- Барыгызга да битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт, гуманитар ярдәм  белән бергә без әле өй җылысының бер өлешен алабыз, - диделәр волонтерларга сугышчылар һәм туганнары, якыннарына сәлам тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев