Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Суыксу елгасы юлын чистарту эшләре бара

Яңа Чишмәдә республика программасы буенча, «Экология» милли проекты кысаларында Суыксу елгасы үзәнен чистарту башланды.

Подрядчы «Амальстрой плюс» ҖЧҖ (генподрядчы - «Татмелиорация» ААҖ) ярларны куаклардан һәм агачлардан чистарткан инде, хәзер елганы тирәнәйтү һәм киңәйтү эшләре бара. 
Мондый эш татар зиратыннан алып балалар сәнгать мәктәбенә кадәрге арада башкарылачак. Шулай ук елга юлын турайту да планлаштырылган.
Бу максатларга 21 млн. сум күләмендә финанслау каралган.
Шул ук программа буенча Шушма елгасының бер өлеше дә (иске КНС тирәсендә) куаклардан һәм агачлардан чистартыла. Чистарту эшләре төгәлләнде диярлек, алга таба елга юлын тирәнәйтү һәм турайту эшләре башкарылачак. Финанслау 31 млн. сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев