Тагын ике автомобиль алынды
Татарстан Республикасы көне алдыннан муниципаль берәмлекләрнең смотр-конкурсы җиңүчеләренә 100 яңа җиңел автомобиль ачкычлары тапшырылды. Араларында безнең районнан ике авыл җирлеге бар. Азат МУСИН Шуны әйтергә кирәк, ТР муниципаль берәмлекләр Советы, республика җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итеп, соңгы елларда урыннардагы муниципалитетлар өчен байтак кына эшләр башкарды. Җирле берәмлекләрнең абруе, әһәмияте...
Татарстан Республикасы көне алдыннан муниципаль берәмлекләрнең смотр-конкурсы җиңүчеләренә 100 яңа җиңел автомобиль ачкычлары тапшырылды. Араларында безнең районнан ике авыл җирлеге бар.
Азат МУСИН
Шуны әйтергә кирәк, ТР муниципаль берәмлекләр Советы, республика җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итеп, соңгы елларда урыннардагы муниципалитетлар өчен байтак кына эшләр башкарды.
Җирле берәмлекләрнең абруе, әһәмияте артты, матди тәэмин ителешләре яхшырды. 2011 елда 15 авыл җирлеге башлыгы да яңа ноутбуклар алган, дүрт авыл җирлегенә яңа автомобиль бирелгән иде.
Һәм менә Республика көне алдыннан тагын ике авыл җирлеге - Яңа Чишмә һәм Шахмай АҖ "Фиат-Альбеа" маркалы яңа чит ил автомобиленә ия булды. Шулай итеп, райондагы авыл җирлекләре автопаркы яңарды, АҖ башкарма комитетларының транспортлы булуы авыл проблемаларын оператив хәл итүгә ярдәм итми калмастыр, дип ышанасы килә.
Рәсемдә: Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Николай Пашутин һәм Шахмай АҖ башлыгы Рәфгать Миръякупов яңа машиналары янында (сулдан уңга).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев