Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ташламалы язылу ункөнлеге старт ала

Ункөнлек декабрьнең 6сыннан 16на кадәр узачак.

6 декабрьдән 16на кадәр район газетасына ташламалы язылу ункөнлеге узачак. 10 көн дәвамында укучыларыбыз район газетасына ташламалы бәяләрдән, ягъни 2022 елның беренче яртыеллыгына 687 сум 90 тиеннән языла алалар.  Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезне шушы көннәрдә почта элемтәсе бүлекчәләренә барып, газетабызга ташламалы бәядән язылып калырга чакырабыз.

Альтернатива

Газетабызга ярты елга 500 сум түләп, редакциядә дә язылырга була, әмма бу очракта аны редакциядән үзегезгә алырга кирәк булачак. Зур коллективларда газетага 15-20 һәм аннан да күбрәк кеше язылса, без аны шушы оешмаларга газетабыз чыккан көнне (җомга) үзебез илтеп тапшырачакбыз.  

Призлар уйнату

Призлар уйнатуда катнашу өчен язылу турындагы квитанцияләрне кабул итү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, чарада «ЯЧХ»га 2021 елның 1 сентябреннән 30 декабренә кадәр 6 айга язылучыларның (шул исәптән Дәүләт хезмәтләре порталы аша да) барысы дә катнаша ала. Квитанцияләрне Яңа Чишмә, Ленин урамы, 102 нче йорт адресы буенча яки безнең электрон почтага җибәрегез. Квитанцияләр 21 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк, призлар уйнату - 28 гыйнварда. Барлыгы 20 приз уйнатылачак, төп приз безнең даими иганәчебез Ринат Мухитовтан - электр иттарткычы. 1 декабрьгә язылуны 1100дән артык укучыбыз рәсмиләштергән. Ункөнлек дәвамында язылучылар саны шактый артыр дип өметләнәбез. Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев