“Татарстан” агрофирмасы урып-җыюга әзер
29 июньдә "Татарстан" агрофирмасы территориясендә "Вамин-Татарстан" агрохолдингы бүлекчәләрендә урып-җыюга хәзерлек һәм терлекчелекне үстерү мәсьәләләренә кагылышлы республика семинары булып узды. Аның эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, "Вамин-Татарстан" ААҖ генераль директоры Вәгыйзь Мингазов та катнашты. Евгений СТАРОВ Шахмай борылышына каршы якта, Акъяр-Чирмешән юлы буенда күпьеллык үлән басуында урып-җыюда катнашасы күп санлы техника...
29 июньдә "Татарстан" агрофирмасы территориясендә "Вамин-Татарстан" агрохолдингы бүлекчәләрендә урып-җыюга хәзерлек һәм терлекчелекне үстерү мәсьәләләренә кагылышлы республика семинары булып узды. Аның эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, "Вамин-Татарстан" ААҖ генераль директоры Вәгыйзь Мингазов та катнашты.
Евгений СТАРОВ
Шахмай борылышына каршы якта, Акъяр-Чирмешән юлы буенда күпьеллык үлән басуында урып-җыюда катнашасы күп санлы техника тигез рәтләр булып тезелеп баскан. Безнең район территориясендә "Вамин-Татарстан" агрофирмасы үткәргән республика саминарына барлык филиаллардан җитәкчеләр һәм белгечләр җыелган иде. Кунакчыл хуҗалар кунакларны кырда ук чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар. "Татарстан" агрофирмасының генераль директоры Гомәр Сөләйманов семинар башланганчы кунакларны сәламләп, үзенең бүлекчәсе турында сөйләде. Ул агрофирманың 28 мең гектар сөрү җирен биләве, анда 600 дән артык кеше эшләвен, узган ел бөртеклеләрдән гектарына 29,4 центнер уңыш җыеп алулары, МЭТ-нең баш саны 8 меңнән артып китүен, узган елда 10,5 мең тонна сөт һәм 981 мең тонна ит җитештерүләре хакында сөйләде. "Вамин-Татарстан" агрофирмасының Казан белгечләре кырда чәчү мәйданнары структурасы, кирәкле орлыкларның исәп-хисабы, уҗым культуралары чәчүлекләре планы, урып-җыюда эшләүчеләргә хезмәткә түләү турында сөйләделәр, безнең филиал басуларында үскән кукуруз, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның үрнәкләрен күрсәттеләр. Аннан комбайннарның герметиклыгын тикшерүгә ашлык суктырып карадылар. Кайбер комбайннарны әле эшләп бетерәсе бар. Шулай ук комбайннардан ындыр табагына ашлык ташучы автомашиналарның кузовларын герметиклау зарурлыгына игътибар бирелде.
Бөтен салам прессланып рулоннарда эскертләнергә тиеш. Шулай ук техник ярдәм күрсәтү машинасы, төягеч һәм янгын сүндерү әйберләре күрсәтелде. Басуда чәчү мәйданнарын эшкәртү өчен агрочаралар һәм техника да күрсәтелде. Семинарда катнашучылар "Татарстан" агрофирмасының Шахмай бүлекчәсендә ындыр табагында булып, орлыкларны эшкәртү һәм саклау шартлары белән таныштылар. "Россельхозцентр"ның Яңа Чишмә бүлеге җитәкчесе Рәфис Зиниятуллин складларның берсендә орлыклык материалга карата таләпләр, тиешле документлар булу турында сөйләде.
"Татарстан" агрофирмасының Тубылгы Тау бүлекчәсе терлекчелек комплексы территориясендә "Вамин" АПК белгечләре тарафыннан сөт комплексында төп хезмәт процессларын оештыру һәм җитештерү технологияләре күрсәтелде. Сөт ташлаган сыерларны асрауга, тудыру бүлегенә һәм бозауларны салкын алым белән үстерүгә аерым игътибар бирелде. Ашатуның баланслаштырылган рационы, яңа туган бозауларны саклауда булышлык итүче сыер һәм таналарга иммунопрофилактика схемасы, чебен-черкигә каршы, сыерларда гинекология авыруларына каршы профилактика, сөтчелек юнәлешендә яшь МЭТне үрчетү стратегиясе күрсәтелде. Биналарның берсендә сыерларның тоякларын кисү технологиясе дә күрсәтелде.
Район мәдәният йортында үткәрелгән пленар киңәшмәдә Вәгыйзь Мингазов семинарны яхшы оештырган өчен район җитәкчелегенә, гендиректор Гомәр Сөләймановка һәм "Татарстан" агрофирмасы белгечләренә рәхмәт белдерде. Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов семинарда катнашучыларны сәламләү белән беррәттән, аларны районыбыз белән таныштырды һәм нәтиҗәле хезмәт, яхшы уңыш, сөт савуда һәм үрчем алуда югары күрсәткечләргә ирешүләрен теләде.
Гендиректор урынбасары, "Вамин-Татарстан" АПК идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов семинарда доклад белән чыгыш ясады. Ул 2012 елның беренче ярты еллыгында терлекчелек продукциясен җитештерү һәм сату буенча агрохолдинг филиаллары эшенә анализ ясады, филиалларның икътисадый күрсәткечләре, азык хәзерләү барышы, чәчүлекләрне карау, техниканы уңыш урып-җыю һәм көзге игеннәрне чәчү эшенә әзерләү турында сөйләде. Филиалларның күпчелеге доклад барышында тәнкыйть утына тотылды, ә безнең филиал гомумән терлекчелектә дә, үсемлекчелек буенча да уңай яктан гына билгеләп үтелде.
Киңәшмәне төгәлләп, Вәгыйзь Мингазов якын араларда печән өчен күпьеллык үләннәрне чабуны төгәлләргә һәм азык катнашмаларын урып-җыю эшенә керешү бурычы куйды. Кайбер филиалларда азык һәм сөт урлау, итне әрәм-шәрәм итү очраклары бар, дип билгеләп үтте ул. Һәр очрак буенча катгый чаралар (хәтта эштән азат итү) күреләчәк. Урып-җыю техникасының һәркайсы әзер булырга, игенчеләр эшнең барлык төрләре буенча бәяләрне белергә тиешләр. Быел майда көннәр эссе тору сәбәпле, урып-җыю эшләре иртәрәк башланачак - 15 июльдән игеннәрне суктыруга керешергә кирәк. Бүлекчәләрнең техника белән югары җиһазланышын билгеләп, Вәгыйзь Мингазов аларны югары җитештерүчәнлекле итеп файдаланырга, ЯММ-ны экономияле сарыф итәргә чакырды. Семинардагы һәр катнашучыга тиешле нәтиҗәләр ясарга һәм урып-җыюны оешкан төстә үткәрергә кирәк. Киңәшмә төгәлләнгән вакытка район кунаклары өчен төшке аш әзерләнгән иде. "Вамин-Татарстан" агрохолдингының республика семинары тиешле дәрәҗәдә үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев