Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Татарстан авыл хуҗалыгы министры эш визиты белән Яңа Чишмә районында булды

Бүген, 4 сентябрьдә, ТР Премьер-министры урынбасары, Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Яңа Чишмә районында.

Районга килгәч, министр «Закрома» ҖЧҖ территориясендә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.
Район башлыгы Вячеслав Козлов кыскача гына урып-җыю, көзге культуралар чәчү һәм терлекчелектәге эш барышы турында сөйләде. Район буенча бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнеп килә, мәйданның 93%ында суктырылган, уңыш гектарыннан 32 центнердан артык, көзге чәчү планлаштырылган 13 мең гектарның 10 мең гектарында башкарылган. Сөт сату узган елгы күрсәткечләрдән югары.
Министр җыелучыларга республикада кыр эшләренең барышы, ашлык бәяләре турында мәгълүмат бирде. «Югары маржиналь культуралар игүгә игътибар итәргә кирәк», - дип ассызыклады ул. «Мәсәлән, хәзер 1 тонна рапсны 28 мең сумга сатарга мөмкин".
Марат Җәббаров «Стартап», «Яңа эш башлаучы фермер» программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды һәм килешү шартларын үтәмәүчеләр акчаны кире кайтарачак, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук «40х60» программасы буенча яңа техника һәм терлекләр сатып алуга киткән чыгымнарны каплау турында да сөйләде, түләү булачак, диде.
Аннан соң министр һәм район башлыгы «Козлова М.И.» КФХ да булдылар, терлекчелек биналарын карадылар, урып-җыю һәм көзге культуралар чәчүнең барышы белән таныштылар, аннары Николай Скоковның 57 нче номерлы ат заводында булдылар.
Бүген Марат Җәббаров шулай ук Яңа Чишмә муниципаль район Советы утырышында да катнашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев