Татарстанда COVID-19ның 59 яңа очрагы теркәлгән
Шуларның 5се – читтән кертелгән, 54е – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 33 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 3, 18 яшьтән 30га кадәр - 7, 30 яшьтән 50гә кадәр – 18, 50дән 60ка кадәр – 5, 60тан 70кә кадәр – 14, 70тән – 80гә кадәр – 8, 80нән 90га кадәр - 4, 90 яшьтән өлкәнрәк - 0.
География: Казанда – 23, Яр Чаллыда – 8 очрак теркәлгән, Аксубай, Югары Ослан, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба, Чистай районнарында – 1әр очрак, Баулы, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай районнарында – 2шәр очрак, Түбән Кама районында – 3 очрак, Буа районында – 4, Яшел үзән районында – 5 очрак теркәлгән.
19 февральгә Татарстанда COVID-19ның 17486 очрагы теркәлгән.
Барлык чорда 14 095 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 103 кеше - тәүлек эчендә.
Барлыгы 65 024 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 3 916), шулардан 13 459 кеше икенче доза алган.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. бердәм 122 номер,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев