Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Татарстанда дуңгызларда африка чумасы табылган

Республиканың Спас һәм Югары Ослан районнарында дуңгызларда африка чумасы табылган.

Мондый очракларда 20 км радиустагы барлык дуңгызларны юк итү каралган.

Яңа Чишмә районында мондый хәл узган елны булган иде инде.

 АВЫРУНЫ ДӘВАЛАУ ҺӘМ ПРОФИЛАКТИКАЛАУ ӨЧЕН ЧАРАЛАР ЮК! ҮЛЕМ 100 %КА ҖИТӘРГӘ МӨМКИН.

Дуңгызларда африка чумасы вирусын булдырмау максатларында түбәндә күрсәтелгәннәрне эшләү зарур:

1. Дуңгызларны тоту нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәргә.

2. Дуңгызларны паразитларга (бетләр, талпаннар, кортлар) каршы эшкәртергә, терлек азыгын саклау урыннарында кимерүче хайваннарны (күселәр, тычканнар) юк итү даими рәвештә алып барылырга тиеш.

3. Дуңгызларны сарайдан чыгармыйча асрарга.

4. Дуңгызларны сатып алу өчен тыелган җирләрдән, ветеринардан алынган озата баручы документлардан башка алмаска.

 Дуңгызлар авыруы буенча шик туган очракта:

- бу хакта үзегезнең торак пунктка хезмәт күрсәтүче дәүләт ветеринария учреждение БЕЛГЕЧЛӘРЕНӘ кичекмәстән ХӘБӘР ИТӘРГӘ;

- ветеринария белгече килгәнчегә кадәр чирле һәм авыру буенча шикле ДУҢГЫЗЛАРНЫ ИЗОЛЯЦИЯЛӘРГӘ;

- дуңгызлар кинәт үлгән очракта, аларны хайваннар һәм кешеләр ЙӨРМИ ТОРГАН урынга урнаштырып, ВЕТЕРИНАРИЯ БЕЛГЕЧЕН чакыртырга, ул исә дуңгызның нидән үлгәнен әйтәчәк.

Андрей Никитин, «Яңа Чишмә РДВБ» ДБУ начальнигы - баш ветеринария табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев