Татарстанда Яңа Чишмә һәм Мөслим районнары башлыклары социаль челтәрләр буенча лидерлар булган
Экспертлар Telegram, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»да җитәкчеләрнең битләренә анализ ясаганнар.
«Диалог Регионы» АНО экспертлары муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыкларының социаль челтәрләр сыйфатын 8 параметр буенча бәяләгәннәр, алар арасында җитәкчеләрнең ничә соц.челтәрдә булуы, контент сәясәте, текстларның сыйфаты, фото, видео һәм комментарийларга җаваплары һәм башкалар бар иде.
Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов һәм Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин 2022 елның 4 кварталы нәтиҗәләре буенча социаль челтәрләрдә шәхси битләрне иң сыйфатлы алып барулары белән аерылып тора.
Шулай ук социаль челтәрләрдә шәхси битләрне алып бару сыйфаты буенча иң яхшылар исемлегенә керүчеләр:
Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев,
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров,
Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов,
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов,
Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов,
Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин,
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев,
Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов,
Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов,
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Тулаем алганда, Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының 93%ы социаль челтәрләрдә битләр алып бара, аларга 150 000 нән артык кеше язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев