Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Татарстанда «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы старт алды

Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан республикада «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы үткәрелә.

2021 елның 4 аенда республика юлларында балалар һәм 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашында 124 ЮТҺ теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган һәм 128 бала төрле тән җәрәхәтләре алган (АППГ – 92-4-102).

Статистик мәгълүматларны анализлау балалар һәм 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашындагы барлык ЮТҺләрнең өчтән бер өлеше җәйге айларга туры килүен күрсәтә. Әйтик, 2020 елның июнь-август айларында 166 ЮТҺ булган, аларда 1 бала һәлак булган (2020 елда барлыгы 9 бала үлгән) һәм 173 бала зыян күргән.  Андый ЮТҺләр ел дәвамында теркәлгән ЮТҺләрнең гомуми саныннан 35,6%ны тәшкил итә.

«Игътибар-балалар! » операциясе кысаларында ТР Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе тарафыннан түбәндәге чаралар оештырылачак:

- машина йөртүчеләрнең балаларны ташу кагыйдәләрен бозуларын профилактикалауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары;

-  машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәү белән бәйле ЮХК бозуларны профилактикалау буенча чаралар;

- яктылыкны кире кайтаручы элементларны популярлаштыру буенча чаралар;

- балигъ булмаганнар тарафыннан ЮҺКен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр, алар барышында мондый фактлар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк;

- балаларның юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тотышы мәсьәләләре буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары;

- сәламәтләндерү лагерьларында балаларның юлларда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен ныгыту буенча конкурслар, викториналар һәм башка чаралар; 

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Ата-аналар үз балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиеш. Балаларның алар өчен куркыныч тудырган урыннарда, шул исәптән юл янында да, караучысыз калмавын кайгыртырга кирәк. Россия Федерациясе ЮҺКләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшьтән кечерәк булган балаларны куркынычсызлык каешлары яки куркынычсызлык каешлары һәм ISOFIX махсус беркетү системасы белән тәэмин ителгән автомобильдә ( йөк автомобиле кабинасында) йөртү аларның тән авырлыкларына һәм буйларына туры килә торган махсус утыргычлар кулланып гамәлгә ашырылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балаларны автокреслоларда хәтта 7 яшь тулгач та йөртергә киңәш итә.

Исегездә тотыгыз: балалар - юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң якланмаган категориясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X