Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Татарстанда зыян күрүчеләр белән ЮТҺләр саны арткан

Татарстан Республикасы территориясендә 582 ЮТҺ теркәлгән, аларда 68 кеше һәлак булган һәм 729 кеше зыян күргән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда һәлак булучылар саны 19 кешегә арткан, ә зыян күрүчеләр — 70кә кимегән.

Шул ук вакытта ЮТҺләр 46 очракка кимегән. 16 муниципаль берәмлектә һәлак булучылар саны арткан.

Яңа Чишмә районы территориясендә авариялелек торышы һәм Россия ЭЭБнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ идарәсенең 2024 елның 3 аендагы оператив — хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ЮХИДИ идарәсе начальнигы Александр Мокеев хәбәр итә.

2024 елның беренче кварталында биредә 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 1 кеше һәлак булган һәм өч кеше яраланган. Узган елның шул ук чорында 1 юл-транспорт һәлакәте булган, анда бер кеше зыян күргән.

Районда балалар катнашында ЮТҺләр теркәлмәгән (былтыр шул ук чорда 1 юл-транспорт һәлакәте булган, бер бала зыян күргән). Матди зыян белән 29 ЮТҺ теркәлгән (узган елның шул ук чорында 47 ЮТҺ булган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев