Татарстанга саранча ябырылды
Көннәр эссе һәм коры тору сәбәпле , ТР территориясендә корткыч саранчаның таралуы күзәтелә.
Саранчалар җылыны яраталар, шуңа да 2010-2012 елларның эссе коры җәе аларның ишәюенә уңай шарт булып торды. Гадәти елларда саранчалар болыннарда, көтүлекләрдә, күпьеллык үлән басуларында көн күрә. Алар күпләп үрчегән елларда барлык төр культуралар: бөртекле, техник һәм яшелчә культуралары зыян күрә.
Саранчалар - туймас тамак, көненә үз авырлыкларыннан 2-3 мәртәбә зуррак (авыррак) яшел масса ашыйлар.Һәрберсе үз гомерендә 50-100 гр яшел масса ашый, тик ашаган ризыгының 5 проценты гына үзләштерелә, шуңа да саранча һәрчак ач.
Республика территориясендә әлеге зарарлы бөҗәкнең көтү белән яши һәм көтү белән яшәми торганнары очрый. Саранчаның иң куркыныч төре - көтү белән яши торганнары, мондыйларга Италия бөҗәге һәм күчмә урта рус саранчасы керә.
Агымдагы елның 23 июнендә "Россельхозцентр" белгечләре тарафыннан Кама елгасына коючы Шушма елгасы үзәнендәге утрауда күчмә урта рус саранчасының үрчегән урыны ачыкланган (бер квадрат метрга 25-30 данә) 100 гектарга якын мәйданны инсектицидлар белән авиаэшкәртү үткәрелгән.
Шуның белән бәйле рәвештә, саранча үрчегән урыннар ачыкланган очракта, тиз арада җирле үзидарә органына, район авыл хуҗалыгы идарәсенә һәм ТР буенча "Россельхозцентр" ФГБУ филиалы район бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.
Рәфис ЗИНИЯТУЛЛИН,
ТР буенча "Россельхозцентр" ФГБУ филиалы район бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев