Татулык һәм тотрыклылык сакланырга тиеш
31 августта узган район Советының 14 нче утырышында депутатлар Яңа Чишмә муниципаль районында дини экстремизмның торышы, профилактикалау һәм аны булдырмау чаралары турындагы мәсьәләне карап тикшерделәр. Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Азат МУСИН
- Әлеге мәсьәләнең актуальлеге, бигрәк тә күптән түгел Казандагы икеләтә теракттан соң, шик тудырмый, - дип билгеләп үтте район башлыгы утырышны башлап җибәргәндә. Бу хәл җәмгыятьтә зур резонанс тудырды. 3 августта әлеге мәсьәләне карап тикшерү уңаеннан ТР Дәүләт Советының чираттан тыш утырышы булып үтте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның мөселман руханилары вәкилләренә һөҗүм итүне моңарчы булмаган рәхимсез һәм кырыс хәл буларак характерлады.
ТР Дәүләт Советы карап тикшергән материаллар республикадагы толерантлык традицияләрен саклауга, эчке конфессиональ һәм конфессиональара килешүләрне ныгытуга җибәрелгән.
Хәзер сүз күбрәк эчке конфессиональ хәлләр турында бара. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйткәнчә, "бу эш мөселман даирәләргә аның рухи идарәләренә кагылуы аңлашыла, тик сүз республиканың имиджы, аның иминлеге турында бара. Дәүләт һәм муниципаль властьлар да әлеге проблемадан читтә кала алмыйлар". Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова районда дини экстремизмның торышы, аны булдырмау һәм профилактика чаралары турында доклад белән чыгыш ясады. Республикабыз җитәкчелеге, Татарстанда хәлләрне тотрыксызландырырга омтылучы, бездәге ышаныч һәм бердәмлекне җимерергә, какшатырга тырышучы көчләр бар дип белдерә, дип билгеләп үтте ул.
ТР Дәүләт Советы утырышында киеренкелекнең өлгереп җитүенә булышлык итүче гомуми сәбәпләр ачыкланды. Совет власте елларында дини оешмалар бастырылып килгән булса, үзгәртеп кору елларыннан соң бөтен нәрсәгә ирек куелу сәбәпле, илдә ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни йолаларыннан ерак торган төрле дини агымнар баш калкытты. Ислам дине катлаулы хәлдә калды, гадәт-йолалар җимерелде, уку йортлары чит илләрдә калды, мәчетләр саны артты, анда исә хәзерлексез имамнар җитәкчелек хезмәт итте.
Теркәлгән дини оешмалар саны буенча Татарстан тотрыклы рәвештә РФ субъектлары арасында лидерлар сафында. ТР да барлыгы 1514 дини оешма теркәлгән. Шуларның 1130 - мөселман, урыс православие чиркәве - 239 һ.б. Яңа Чишмә районында дини ислам оешмалары - 11, православие оешмалары - 5.
Яңа Чишмә мөхтәсибәте үз эшчәнлеген 2000 елда башлап җибәрде, 2010 елдан башлап имам-мөхтәсиб вазыйфасын Илгиз хәзрәт Әшрәпов башкара. Районда дини хәлләрне тулаем тотрыклы, дип әйтергә мөмкин, аерым дәгъвалы хәлләр һәм проблемалар күзәтелми. Районда чиркәү һәм мөселман советлары оешкан, аның составына дин әһелләре генә түгел, район җитәкчеләре дә керә.
ТР-дагы кебек үк, безнең районда да татарлар, урыслар, чуашлар арасында мөнәсәбәт әйбәт. Теләгән һәр кеше ата-бабасы тоткан динне ирекле рәвештә рәхәтләнеп тота ала. Бергәләшеп инде ничәнче ел мөселманнар һәм православие динен тотучыларның бәйрәмнәрен үткәрәбез, бер-беребезне ихтирам итәбез.
Ислам һәм православие дине оешмалары җирле үзидарә органнары белән тыгыз элемтәдә торалар. Районда һәм авылларда мөһим җәмәгать чаралары имамнар һәм поплар катнашыннан башка узмый, аларның кешеләр белән аралашу осталыгы һәм абруйлары бәхәссез.
Шул ук вакытта районда дин эшлеклеләренең эшен активлаштырырга кирәк, алар инициативасы белән мәдәният һәм гомумбелем бирү учреждениеләрендә татар халкының һәм башка милләтләрнең дини-әхлакый традицияләрен үстерүгә һәм популярлаштыруга, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелү мөһим. Шулай ук рәисләре районда мәртәбәле кешеләр саналган райондагы иҗтимагый оешмаларга дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен карап тикшерәсе бар. Шуңа охшаш чаралар җәмгыятьтә экстремист күренешләрне булдырмауга (юл куймау) юнәлдерелгән профилактик чаралар булачак.
Район мәчетләрендә 12 имам эшли, шуларның 1 се - 30 яшькәчә, 2 се - 40 яшькә кадәрле, 1 се - 60 яшькә кадәрле, 8 се - 60 яшьтән узган кешеләр, нибары 4 кеше генә махсус дини белемле. Мәчетләрдә 7 якшәмбе мәктәбе бар. Даими рәвештә ТР мөселманнары Диния Нәзарәте вәкилләрен чакырып һәм муниципаль район вәкилләре катнашында имамнар белән киңәшмәләр үткәрелә. Әлеге киңәшмәләрдә агымдагы оештыру мәсьәләләре, мәхәллә һәм мәчетләр эшчәнлеге һ.б. карап тикшерелә. Дини характердагы вакыйгалар районның "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында яктыртыла.
Җәйге айларда мәчетләрдә алдан расланган бердәм программа нигезендә эшләүче балалар лагерьлары оештырыла.
Быелның сентябреннән мәктәп программасына 4 нче сыйныф укучылары өчен "Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре" фәне керәчәк, чөнки бүгенгесе көндә әлеге белем аерым актуальләшә бара. Безгә шушы фәнне укыту буенча эшне оештырырга, укучыларга грамоталы итеп аңлата алырлык укытучылар әзерләргә кирәк. Бу Татарстан территориясендә киң таралган традицион дин саналган исламга гына түгел, республикада яшәүче халык тоткан христиан һәм башка диннәргә дә кагыла.
Районның мәгариф бүлеге һәм мәктәп директорлары әлеге фәнне укыту эше яхшы хәзерләнгән укытучыларга йөкләнүен һәм, иң мөһиме, яңа фәнгә карата укытучыларның үзләренең дә дөрес карашта булуларын күзәтергә тиешләр.
Безнең барыбызга да: дәүләт власте органнарына да, җирле үзидарә органнарына да, традицион конфессияләр вәкилләренә дә, халыкны ызгыштырырга теләүчеләрне булдырмас өчен, берләшеп эш итәргә, шулай ук халыкның тынычлыгы, тату яшәве, дини иминлек саклансын өчен барлык чараларны кулланырга кирәк.
Наилә Закированың докладын чыгыш ясаучылар: полициянең "Чирмешән" бүлеге начальнигы урынбасары Фәрит Шарапов, район прокуроры Эдуард Хираҗев, район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов һәм Архангел Бистәсенең Вознесения чиркәве башлыгы Георгий атакайлар тулыландырдылар. Совет утырышы эшендә ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү буенча Идарәсенең дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире Илнур Гатауллин катнашты һәм чыгыш ясады. Ул дини өлкәдә эшләү өчен белемле, грамоталы кадрлар хәзерләү, мәчетләрдә газ өчен түләүдә карала торган ташламалар, имамнарга хезмәт хакы түләү (бу православие мәхәлләләренә дә кагыла), район Советы каршында дини оешмалар белән эшләү буенча штат бүлеп бирү кирәклегенә басым ясады, авыл җирлекләре башлыкларының игътибарын аларның бу проблемаларны төшенеп, хәлләрне белеп, шушы мәсьәләләр буенча барлык оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итү кирәклегенә юнәлдерде. Көн кадагында торган тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде.
Совет утырышында депутатлар 2012 елга, пландагы 2013 һәм 2014 елларга Яңа Чишмә муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү һәм яңа редакциядә Яңа Чишмә муниципаль районы Уставын кабул итү буенча карарлар кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев