Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тавыш бирүнең беренче көнендә үз тавышларын 3876 яңачишмәле биргән

    17 сентябрьдә сайлау участокларында һәм өйдә 3876 кеше тавыш биргән.

    РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча өч көнлек тавыш бирүнең беренче көне тәмамланды. 27 сайлау участогында һәм өйдә 3876 сайлаучы тавыш биргән, бу сайлаучылар гомуми санынының 36,3%ын тәшкил итә. Тавыш бирү тыныч узган, тәртип бозу очраклары теркәлмәгән.

    18 сентябрьдә сайлау участоклары шулай ук иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр эшләячәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: